Сәламәтлек
6 март , 13:30

Кайчан бала табарга?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләре буенча, хатын-кызның бала тудыруга сәләтле яше - 15тән 49 яшькә кадәр.

Әмма табиб Марина Мельникова сүзләренчә, балалар табу өчен оптималь яшь 18 яшьтән 35 яшькә кадәр санала.


35 яшьтән соң куркынычлар шактый арта. Марина Мельникова билгеләп үткәнчә, бу яшькә симерү, шикәр диабеты, артериаль гипертензия кебек йогышлы булмаган авырулар җыела, бу шулай ук булачак йөклелекне саклуга һәм аны йөртүгә тискәре йогынты ясый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда хатын-кызларның бала тапмау сәбәпләренең шактые ир-ат факторлары (ярашмаучанлык, инфекцияләр яки генетика) белән бәйле. Икенче урында эндометриоз, хроник эндометрит, өченчедә овуляция булмау һәм торба факторлары тора.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас