Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 февраль , 15:15

Йокыны ничек ачарга?

   Табиблар йокымсырауны бетерү өчен физик активлыкны кулланырга киңәш итә.

Йокыны ничек ачарга?
Йокыны ничек ачарга?

   -Бертуктаусыз йокы килү халәтен физик активлык ярдәмендә җиңү күпкә уңышлырак,- ди бу уңайдан Сомнологлар ассоциациясе әгъзасы Алена Гаврилова.- Әгәр нык итеп йокы килә икән, мәсәлән, офис буйлап йөрергә яки баскычтан тиз-тиз күтәрелергә мөмкин. Урамга чыгып, кызу атлап йөреп керү мөмкинлеге булса, тагын да яхшырак.

   "Физик йөкләнеш никадәр көчлерәк булса, нерв системасы шулкадәр тизрәк активлаша", - ди табиб.

   Шулай ук температура факторлары да дәрт-дәрманны уятырга ярдәм итә, ди Гаврилова. Аның сүзләренчә, тәрәзәне ачып, бинаны җилләтергә яки салкынча су белән юынырга мөмкин.

   Сомнолог (йокы һәм йокысызлык белән шөгыльләнүче табиб) ассызыклаганча, бу ысуллар көннең беренче яртысында, 15 сәгатькә кадәр уңышлы эшли. Ә көндез йокы килеп интекмәс өчен кичтән иртәрәк ятарга, йокыны туйдырып торырга киңәш итә ул.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас