Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 февраль , 14:54

ВИЧтан дару бармы?

   2023 елда ВИЧка каршы көрәшкә яңа препарат уйлап табылган иде.

ВИЧтан дару бармы?
ВИЧтан дару бармы?

    Русия галимнәре инде Евразия патент ведомствосыннан патент алган да. Даруның әлегә исеме юк һәм ул клиник сынаулар уза, яңа препаратның ламивудин белән комбинациясе ВИЧ белән авыручы пациентларда вирусның катлаулануын шактый киметергә мөмкинлек бирә.

   Ламивудин – вируска каршы препарат, ул ВИЧ терапиясе өчен башка компонентлар белән берлектә кулланыла. Катнаш терапия дәвалауны нәтиҗәлерәк итә, чөнки бу очракта организмның дәвалауга бирешмәүчәнлеге кими. 

   Ламивудин составындагы барлык комбинацияләр дә пациентлар тарафыннан бик үк яхшы кабул ителми, еш кына алар күңелсез нәтиҗәләр китереп чыгара, шуның аркасында пациентлар мондый терапиядән әлегә баш тарта, ди белгечләр. Яңа препарат исә бу кимчелектән азат – аның ламивудин белән ярашуы уңай нәтиҗәләр бирә.

Фото: aids43.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас