

Менталь сәламәтлек өлкәсендә тирәнтен тикшеренүләр алып барган белгечләр “2030 елга депрессия дөньяда иң киң таралган авырулар өчлегенә керәчәк” дигән фикерне әйтә.
Бүген депрессия турында бик күп сөйләнелә һәм моңа нигез булырлык сәбәпләр дә бихисап: мәсәлән, даими борчылулар һәм кирәкмәгәнчә артык мәгълүматлар, интернет, борчулы хәбәрләр белән җан тынычлыгын алучы массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр үсеше һ.б.
Бүген замана бәласенә әверелгән “депрессия” диагнозы турында сөйләшүгә без югары категорияле табиб, психотерапевт, БРның сәламәтлек саклау отличнигы Гөлнара Фәйләс кызы Шаһапованы чакырдык.
-Гөлнара Фәйләсовна, күңел төшенкелегенә бирелү, ягъни депрессия, кешеләрдә, нигездә, көзен яки кышын гына була дигән фикер бар. Җәен, янәсе, бар табигать уяна һәм адәм баласы да матур хис-тойгылар дәрьясына чума. Ә менә бәби тапкач, ана булу шатлыгын тойганнан соң ук, депрессиягә бирелү мөмкин хәлме?
-Кызганычка каршы, депрессия турында мондый күзаллаулар еш кына зур борчылу тудырырлык билгеләрне дә сизәргә мөмкинлек бирми. Депрессия бүген дөньяны яулый дип чаң сугулар бер дә юкка түгелдер. Бүген гәзит укучы дусларыма иң мөһим һәм актуаль темаларның берсе — хатын-кызларның бәби тапканнан соңгы психологик халәте турында сөйлисем килә. Бүген җәмгыятьтә бу темага бик аз игътибар бүленә.
Тормышта бик күпләр гүзәл затның бала тудыру чорын идеаллаштырырга ярата һәм моны гаилә проблемаларыннан арыну, җәмгыять ячейкасының ныгуына сәбәп дип ышана. Күптән түгел генә нәниен тудырган ананың хәтта иң якын кешеләре дә күзгә бәрелеп торган депрессия билгеләренә җитди карамый һәм яшь ананы бары тик “холык күрсәтә” дип кенә уйлый. Күпләр бала тапканнан соң психик авыру күзәтелергә мөмкинлеген бөтенләй кире кага. Якыннары һәм хәтта яшь әниләр үзләре дә күңел төшенкелегенә бирелүне җиңү өчен ихтыяр көче күрсәтү дә җитә дип ышаналар.
Бэби блюз (“baby blues") яки бала тапканнан соңгы күңел төшенкелеге — ул хатын-кызларда бала тапканнан соң шактый тиз вакыт эчендә барлыкка килә торган җиңел депрессия. Билгеләре: кәеф үзгәрү, сәбәпсез күз яшьләре, ярсучанлык, арыганлык һәм борчылу хисләре. Гадәттә, бэби блюз бала туганнан соң 2-3 атнадан барлыкка килә һәм 1-2 атнадан соң мөстәкыйль рәвештә юкка чыга. Бу халәт махсус дәвалауны таләп итми, ә яшь әнинең сыйфатлы-яхшы ял итүе һәм якыннарының үзен аңлавы-ярдәме тизрәк тернәкләнүгә ярдәм итә.
-Кемдер сөйгәненнән аерылып, кемдер эшендә яки гаиләсендә проблемалар арту сәбәпле депрессиягә керә. Болар хакында һәркем ишеткәне, хәтта очратканы бардыр. Ә менә бәби тудырган яшь ананың моңа юлыгуы хакында уйлаган кеше бармы икән?
-Бала табудан соңгы депрессия – ул бала тапканнан соң ук үсеш ала торган депрессив тайпылышның бер формасы. Ул якынча 6 атнадан башлана һәм төпле дәвалауны таләп итә торган җитди авыру. Яшь әниләр еш кына моны аңламыйлар һәм үзләренең күңел халәте турында акушерларга һәм педиатрларга сөйләмиләр. Нәтиҗәдә, бу аларга патологик диагноз куярга, шулай итеп үз вакытында тиешле дәвалау курслары алырга мөмкинлек бирми.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, бала табудан соңгы депрессия белән яшь әниләрнең ким дигәндә 10-20 проценты очраша.
-Бала тудыру депрессиясе нәрсә соң ул?
-Ул – депрессив психик тайпылыш. Ул –әни кешегә бәбие белән якыная баруга мөмкинлек бирми, шулай итеп анага хас булырга тиешле тәртипнедөрес формалаштырырга комачаулый.
-Чирнең билгеләренә тукталып китик әле...
-Бала тапканнан соңгы депрессия – ул бик нык итеп һәм еш кәеф бозылу, ялгызлык һәм кайгыру хисе. Билгеләр төрлечә булырга мөмкин һәм алар сагыш, төшенкелек, сәбәпсез елау, ярсучанлык, борчылу, юкка да артык борчылу, йокы бозылу (йокысызлык яки йокымсырау), аппетит югалу, бик тиз ару, балага һәм,гомумән, гаиләгә карата кызыксынуны югалту һ.б.үз эченә ала. Санап үтелгән билгеләр шактый тотрыклы, алар, нигездә, бала тапканнан соң барлыкка килә.
Бәби тудырганнан соңгы депрессиянең иң борчуга салган ягы шул: хатын-кыз иң зур ләззәтне – ана булудан ләззәт ала алмый. Авыруның билгеләре, нигездә, бала тапканнан соң 4-16 атна вакыт эчендә барлыкка килә .
-Ә нинди әниләр хәвеф төркемендә?
-Ул төркемгә мин яшүсмерләрне һәм ялгыз бәби табучыларны, шулай ук алдан планлаштырылмаган йөклелек нәтиҗәсендә бала тапканнарны кертер идем. Тагын да йөклелек вакытында диета тотып үзен һәм бәбиен җәфалаганнарны, тагын да авыр токсикоз белән интегүчеләрне, анамнезында депрессив тайпылыш диагнозы булганнарны яки моңа кадәрге сабыйларын тудырганнан соң да депрессия кичерүчеләрне әлеге исемлеккә кертергә мөмкин.
Белгечләр хәвеф факторларын биш төркемгә бүлеп карыйлар.Мәсәлән:
Төп билгеләр:
* кәеф төшү;
* елаклык;
* сагыну;
*теләк булмау;
* көчбетү, даими ял итү теләге;
* ана ролен үти алмау уңаеннан борчулы фикерләр;
* туган сабыйга һәм якын кешеләренә карата каты ачу, хәтта күрә алмау хисе;
*беркем белән дә аралашырга теләмәү.
Кайсыбер очракларда бала табудан соңгы депрессияне диагностикалауда кыенлыкларда килеп туа. Чөнки кайсыбер хатын-кызлар үзләренең хис-кичерешләрен һәм тойгыларын үз эчендә тота, яшерә, алар мондый темаларга сөйләшүдән качарга тырышалар. Ләкин яшь әнидәге депрессия тайпылышын теләсә кайсы табиб та, хатын-кыз үзе дә һәм аның әйләнә-тирәсендәге кешеләр дә тоеп-күреп алырга мөмкиннәр. Әлбәттә, диагноз кую һәм дәвалау стратегиясен сайлау хокукы табиб-психиатрга кайтып кала...
-Яшь әнигә тизрәк сәламәтләнеп бәбиен тәрбияләргә, аның саулыгы хакында кайгыртырга кирәк. Ә депрессиядә булган кешегә, билгеле, бу бурычны үтәү авыр. Аны ничек дәваларга мөмкин?
-Бу инде яшь ананың халәтенә карап билгеләнә: мәсәлән, җиңел формада булган очракларда психолог белән аралашу яки психотерапевт консультациясе алу да җитә. Урта формада исә психотерапия сеанслары һәм медикаментоз коррекция кирәк булачак. Авыруның җитди формасы күзәтелгән очракларда дәваханәдә дәвалау курслары алу таләп ителергә мөмкин.
-Бүген без күбрәк депрессия очрагын дәвалау хакында сүз алып бардык. Ә аны искәртү мөмкинме?
-Бәби тудырганнан соңгы депрессияне искәртү – иң мөһим бурыч. Чөнки нәкъ менә чирне искәртү килеп туарга мөмкин булган хәвефләрне вакытында ачыкларга һәм бу тайпылышларны булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Чирне искәртүнең иң мөһим өлеше: яшь әни үзендәге хис-тойгы үзгәрешләрен һәм хәвеф факторлары күзәтелә башлавын аңларга һәм, әгәр кирәк икән, тизрәк табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Хатын-кызның ана роленә җайлашуы, нәни сабыена мәхәббәте күп очракта якыннарының үз-үзен тотышына, аларның ярдәмгә килергә әзер торуларына да бәйле. Бала тапканнан соң ук хатын-кызда "көчле ана мәхәббәте" уяныр да, барлык туган проблемалар үзеннән-үзе хәл ителер дип көтү үзен акламый. Бу чорда яшь әнигә ярдәм итү – иң мөһиме. Депрессия халәтенә кергән әни кешедә еш кына: «ни өчен соң мин боларны үзем булдыра алмыйм, бу бит минем изге бурычым " дигән борчулы фикерләр туа. Тора-бара әни кешенең күңел халәте тагын да тирәнәюе бар...
Кызганыч, үзләрендә борчулы билгеләрне тойсалар да, күп яшь әниләр, гадәттә, дәваханәгә баруны кичектереп киләләр. Әмма чынлыкта депрессия ана өчен дә, бәби өчен дә куркыныч тудыра. Шуңа да аның авыр билгеләрен игътибарсыз калдырырга һич ярамый. Тәү чиратта, гинеколог яки психолог белән киңәшләшергә кирәк, белгеч, һичшиксез, бу халәттән тизрәк чыгарга ярдәм итәчәк.
“Өмет” укучыларына теләгем шул: сәламәт булыгыз, якыннарыгызны саклагыз, дуслар!
Гөлара Арсланова.