Дөрес, һәрбер кешенең матдәләр алмашы төрлечә. Кемдер 80-90 яшьтә дә хәрәкәттә кала, дөрес фикер йөртә, гәүдә авырлыгын саклап кала ала, организмына тормыш өчен кирәк хәтле генә ашый. Кемдер әле 50 яшькә дә җитмәгән, ә аның инде матдәләр алмашы дөрес эшләми, бөтен җире авырта, җитмәсә, еллар дәвамында тупланып килгән үз авыруларына нәселдән килүче авырулар да өстәлә. Күп очракта боларның барсына да артык күп ашау сәбәпче була, ди табиблар. Диетологлар чама белән ашарга, дөресрәге, бик мул әзерләнгән табыннан да туяр-туймас килеш кузгалуны гадәткә кертергә чакыра. Белгечләр белми киңәш итмәс, әйдәгез әле, түбәндәге киңәшләргә колак салыйк, дуслар.
* Организмга кирәкле витаминнар җитәрлек керсен өчен җиләк-җимешләр, яшелчәләрне көненә 500 г чамасы кулланырга кирәк.
* Яшелчәләрне пешереп ашаганда, алар тизрәк үзләштерелә.
* Күпләребез, гадәттә, көнбагыш маен гына файдалана, ә үсемлек маеның төрлесен кулланырга кирәк.
* Океан балыгы – аксым чыганагы, аны күбрәк ашарга киңәш ителә.
* Итне пешергәндә башта 15-20 минут кайнатырга, шулпасын түгеп, яңадан юып, салкын суга салырга һәм әзер булганчы пешерергә киңәш ителә. Шулай эшләгәндә итнең зарарлы матдәләре беренче шулпага чыга.
* Бәрәңге, ит өстенә мул итеп тоз сибеп ашарга ярата безнең халык. Күп тозның организмга зыянлы икәнен онытмагыз.
* Организмда картаю процессларын киметү өчен кишер, кәбестә, абрикос, җиләкләр, мүк
җиләге, анар (гранат), яшел чәйне еш кулланырга кирәк.
* Алманың файдасы турында онытмагыз! Һәр көнне бер алма ашаган кеше өч елга озаграк яши.
* Әстерхан чикләвеген атнага биш данә булса да ашагыз.
* Кытай белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә бадәм (миндаль) чикләвеге ашарга куша, бу чикләвек тышкы картлык билгеләрен бетерү үзенчәлегенә ия икән.
* Кышка кәбестә тозлагыз, бу иң файдалы да, арзан да ризык.
* Үзегез ясаган кефир, катыкларның бер көнлеге эч катудан дәвалый, ә өч көнлеге, киресенчә, эчне катыра.
* Җәй көне карлыган, кура җиләге яфракларыннан чәйләр эчегез.
* Боткалар хакында да онытмагыз, һәр көнне аны төрле-төрле ярмадан пешерегез.
Ашарга пешергәндә ашыгыз тәмле булсын дисәгез, гел күңелле уйлар гына уйлагыз
ЙОКЫ
Йокы тәүлеккә уртача 7 сәгать тәшкил итәргә тиеш. Табигать ритмына якын килеп, иртән кояш белән уяну, кичен 9-10 сәгатьтән дә соңга калмый йоклау сәламәтлеккә юл ача. Кыш көне йокы вакыты бераз озыная. Ләкин артыгын (9-10 сәгать) йоклау тонусны киметә, бу хәтта депрессиягә илтергә мөмкин.
ХӘРӘКӘТ
Хәрәкәттә бәрәкәт, дигән борынгылар. Япон табиблары сәламәт яшәр өчен һәр көнне 10 мең адым җәяү йөрергә, 4 сәгать саф һавада булырга кирәк, диләр. Көн дә җәяү йөрү матдәләр алмашын җайга сала, микроциркуляцияне яхшырта, үзәк нерв системасына, буыннарга зур файда бирә. Хәрәкәт аз булганда йөрәк авырулары, шикәр диабеты, симерү авырулары яный. Көнчыгыш медицинасы әледән-әле корсак мускулларын ныгытырга куша, ныклы корсак мускулы гомерне сизелерлек озынайта.
КҮҢЕЛ ХАЛӘТЕБЕЗ
Олы кешеләрнең психик сәламәтлеге физик сәламәтлеккә караганда мөһимрәк. Асылда сәламәтлек күбрәк үзебездән тора, ди табиблар. Кылган гамәлләребез, күңел халәтебез: сагышланабызмы без, әллә ярсу булабызмы, тәкәббербезме, әллә саранбызмы, куркакбызмы, көнләшәбезме – барысы-барысы да сәламәтлегебезгә йогынты ясамый калмый.