Җавап:
– Юк сүзме бу, әллә чынлап та акыллы дәвалану ысулмы, шул сорауларга җавап эзләп, белгечләр фикеренә таянып, мәсьәләне ачыклап карыйк.
В17 витамины, шулай ук лаэтрил яки амигдалин буларак та билгеле, ул өрек, алма, персик һәм башка җиләк-җимеш төшләрендә бар. Альтернатив медицинада аңа яман шеш күзәнәкләрен сәламәт тукымаларга зыян китермичә юкка чыгару сәләте хас диләр.
Белгечләр фикеренчә, бу матдә сайлап эш итә: ул шеш күзәнәкләрендә генә булган ферментлар белән реакциягә керә һәм аларның таркалуына китерә. Шулай ук ул авыртуны баса, матдәләр алмашын яхшырта һәм картаюны акрынайта дип раслана. Биохимик Эрнст Кребс яман шеш, цинга кебек үк, витаминнар кытлыгы сәбәпле килеп чыгарга мөмкин дип фаразлый. Ул B17 витаминын куллану кимүен кешеләрнең заманча рационының үзгәрүе, аерым алганда, җимеш төшләре һәм орлыклары булган продуктлардан баш тарту белән бәйли.
Бу теориянең халык медицинасында популярлыгы да төшләрне ватып ашаучылар булуына карамастан, фәнни тикшеренүләр лаэтрилның нәтиҗәле ярдәмен расламый. Моннан тыш, матдә таркалганда цианид
бүлеп чыгара, ә ул сәламәтлек өчен ифрат зарарлы, агулы. Кайбер илләрдә B17 витамины тиешенчә
тикшерелмәгәнлектән, файдасы яки зыяны ачыкланмаган булу сәбәпле, дәвалау чарасы буларак кулланылмый. Шуңа карамастан, кайбер кешеләр, традицион дәвалаудан баш тартып, B17 кабул иткәндә
хәл яхшырды, дип раслый. Бу очраклар бик сирәк һәм алар фәнни яктан расланмаган.
Фармацевтика индустриясе кыйммәтле препаратлар сатудан финанс файда алу өчен арзанлы табигый чараларны инкярь итә дигән фикер бар. Әмма бу да рәсми рәвештә расланмаган.
Нәтиҗә: В17 витаминын яман шешне дәвалауның төп ысулы буларак куллануның фәнни нигезләмәсе юк. Аны кабул итү гомер өчен куркыныч булып чыгуы бар. Яман шешкә каршы көрәшкәндә традицион дәвалардан тыш башка ысуллар кулланыр булсагыз, башта табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
Сорау:
– Өй шартларында панкреатитка каршы ниләр кулланып була.
Җавап:
– Бу проблема килеп туганда лимон, петрушка, сарымсак – панкреатитка каршы бик яхшы катнашма! Ашказаны асты бизе авыртса, бу гаять көчле катнашма ярдәм итәр.
Аны әзерләү өчен сезгә: 300 г лимон (2-3 данә); 100 г сарымсак тырнагы (3 башка кадәр); 100 г петрушка кирәк булачак.
Панкреатит сезне ташлап китсен өчен, санап үтелгән продуктлардан дару катнашмасы әзерләгез. Моның өчен блендерда барлык ингредиентларны бертөрле катнашма барлыкка килгәнче ваклатыгыз. Шуннан соң катнашманы пыяла савытка салып, суыткычта саклагыз. Көненә өч тапкыр, ашарга 15 минут кала, берәр чәй кашыгы кабып куегыз. Кабул итү курсы 3 айга кадәр тәшкил итә, шуннан соң ике айга кадәр тәнәфес ясарга кирәк булыр. Әгәр нәтиҗә сез канәгатьләнерлек булмаса, дәвалану курсын кабатларга кирәк.
Сау-сәламәт булыгыз, дуслар!