Сәламәтлек
21 февраль , 16:05

Шифалы усак

Утын ягып җылыну, аның шифалы исе сеңгән мохитнең файдасы, агачның дәвалау серләре турында әллә бик уйлап тормыйбыз?.. Агач сәламәтлек өчен чиксез бүләк дигән горур тамгасыннан мәхрүм калып киләме әллә? Каен тузы, каен суы, каен бөресе, имән, усак каерысы... Күпме шифа аларда! Бүген “Сихәт”тә шул хакта сөйләмәкчебез, дуслар.

Бар ягулык, җылыну чыганагы утын булганда аны әзерләү ифрат зур мәшәкать иде. Чөнки агач кисү, аны урманнан кайтарту, кисү, яру, киптерү, ташып өюләр гаилә белән өмә итеп эшләнүче эшләрнең берсе иде. Утын запасын булдыру һәр хуҗаның ифрат җаваплы бурычы иде. Чөнки аның булуы бөтен гаиләнең иминлеген тәэмин итте. Утын – җылылык, ул ризык, ул яшәү шатлыгы иде. Табада чыжлап тәбикмәкләр, пәрәмәчләр, котлетлар, чүлмәктә томалап тәмле аш, мич төбендә тәгәрәткән бәрәңге, мал симерткәндә кызарып мал икмәге, кирәк булганда зур казанда аш-су һәм, әле дә тәме тел очында торган, гаиләнең
зурлыгына карап көн аралаш та, күпереп, колмактан ясалган чүпрәле икмәкләр пеште. Чүлмәктә акрын гына, серле генә, муллык көен гөж-гөж көйли-көйли, сары май эри... Аннан тыш мич кызуында борчак, бодай куырыла. Иң ахырда, кузлар алынып, кирпечләре сүрелә төшкәч, “сыер кысыр калмасын” дип, 2-3 пүлән утын ташлана. Болай иткәч, билгеле, таң белән мич якканда коры усак чырасына шырпы сызып җибәрү дә җитә, мич тулы утын, “шарт-шорт” килеп, бөтен өйгә кабат җылы, ямь, шатлык өстәп янып китә. Караңгы мич артында, тигез чыршы бүрәнәләрдән торган диварда, ялкын телләре шәүләсендә әллә нинди әкияти сыннар пәйда була да, секунд эчендә рәвешен үзгәртә, югала, тагын пәйда була... Мич җылысында кипкән пималар, оекбаш-бияләйләрне киеп салкынга чыгып йөгергәч тә, җанны вә тәнне җылытып, ап-ак итеп акланган мичнең кадере тагын да артып китә иде. Ул рәхәт вакытлар артта калды
инде. Пималарны да сирәк киябез...
Мунча мичләрен дә газ белән җылытуга күчеп бара күпләр. Ә менә утын ягып җылыну, аның шифалы исе
сеңгән мохитнең файдасы, агачның дәвалау серләре турында әллә бик уйлап тормыйбыз?.. Агач сәламәтлек өчен чиксез бүләк дигән горур тамгасыннан мәхрүм калып киләме әллә? Каен тузы, каен суы, каен бөресе, имән, усак каерысы... Күпме шифа аларда! Бүген “Сихәт”тә шул хакта сөйләмәкчебез, дуслар.

Кыш көне тарттырып, ындыр артына кайтарып салган “диләнкә” усак-каеннар өстендә агач оны катыш туңган карларның яз көне эреп, юка боз элпәсенә әверелгән көмеш катламында уйнаган кояш нурлары чагылышы, язгы хозурлык икмәк тәме кебек җанга сеңеп калган. Усак агачы, аның каерысының никадәр файдалы булуы турында бала вакытта һич кызыксынмаганбыз ахры. Ә ул бит утын яки төзелеш материалы гына түгел!


УСАКНЫҢ ШИФАЛЫ ҮЗЛЕКЛӘРЕ


Бу турыда бүген килеп сөйләшү дә соң түгелдер. Тәҗрибәле табиб-фитотерапевт Т. В. Плесовскихтан алган белемебез файдалы булыр. Ул безгә организмны, хәтта канны ничек тулысынча чистартырга кирәклеге турында сөйләр. Һәм бүген сүз нәкъ усак агачы белән бәйле булыр.
Махсус әдәбият ачсак, усак турында 4 сүз күрербез: температураны төшерә, ялкынсынуга, бактерияләргә һәм ревматизмга каршы көрәшә. Гомумән, усакның файдалы үзлекләре турында дистәләгән томнар яза алалар. Без белгечнең гамәли тәҗрибәсе нәтиҗәләре белән бүлешербез, чөнки бу төр табиблар – үләнчеләр, үләннәр куллануның практик тәҗрибәсен буыннан-буынга укытучыдан укучыга, авыздан-авызга тапшыручылар.
– Аспирин, бу фәнни атама, ә ул вакытта салицилат дип йөрткәннәр, беренче тал каерысында табылган (саликс (salix) – тал). Соңрак усакта салицилатны гына түгел, туплаучы матдәләр дә, ялкынсынуга каршы тәэсире зур булган углеводларның да йөзләрчә тапкыр күбрәк булуын ачыклаганнар. Шуңа күрә усак үзенең дәвалау үзлекләре буенча өстен тора.
Усак температураны киметүдә зур нәтиҗә бирә. Температура организм өчен бик кыйммәтле. Вакыт-вакыт кеше өчен температура күтәрелү иммунитет механизмын эшләтү өчен кирәк. Без, үләнчеләр, һәрвакыт температураны күтәрәбез яки мондый күтәрелешне китереп чыгарабыз. Әгәр, әйтик, кешенең температурасы күтәрелгән икән, без аны ташламыйбыз, ә шунда ук температураны күтәрәбез, бер үк вакытта усак кебек көчле ялкынсынуга каршы чаралар да бирәбез. Усак шундук температураны төшереп
кенә калмый, ә инфекция ташкынын үтерә. Шуннан температура төшә дә инде. Өстәвенә, бер инфекция икенчесен үтерә. Мәсәлән, теләсә нинди бактериаль флора – стафилококк яки стрептококк – организмда гөмбә үсеше өчен шартлар тудыра. Ягъни инфекция бер генә булмый, шундук икенчесе дә, өченчесе дә
үрчи. Менә шулай, усакка нинди инфекция һәм аның күпме булуы барыбер. Аның өчен киртәләр юк. Алар өчен ул авыр артиллерия кебек, һәм барысы да: бактерияләр дә, вируслар да, гөмбәләр дә, паразитлар да, паразит личинкалары да юк була. Бу салицилатның югары булуы хисабына. Усакта күп нәрсә табылган, усакны әле өйрәнергә дә өйрәнергә.
Урман җәнлекләре барысы да усак белән дәвалана, аны кимерә. Усак – дефицит түгел, ул бөтен урманны тутыра торган агач дип әйтергә була. Урман полосасын кискәннәр – усак үсә, урман янган – усак үсә. Ни өчен усак күп? Чөнки ул – универсаль окислаштыручы, кеше организмында тупланып яткан барлык начар матдәләрне сканерлый, ачыклый, яндыра. Мәсәлән, кеше организмында инфекция лавинасы туган – ниндидер инфекция бронхларда, үпкәләрдә утыра, ниндидер инфекция – буыннарда, ниндидер инфекция бөерләргә, сидек куыгына бара. Ә усак бөтен инфекцияне үтерә, аннан башка берни дә дәвалый алмый.

Бездә 2014 елның сентябреннән башлап төрле схемалар буенча усакны көн саен кабул итүче волонтерлар бик күп булды. Әгәр кем дә булса бу сынаудан төшеп калырга теләсә, бу хакта миңа хәбәр итә ала иде. Ләкин беркем дә теләмәде. Без анализлар, УЗИ буенча клиник нәтиҗәләрне күзәттек. Һәм марафонда катнашучыларның барысы да үзләрен хис итү көндәлеген алып барды. Барысында да нинди төп билгеләр туды дисезме? Ашказаны асты бизенең, үт юлларының, үт куыгының ялкынсынуы шундук кимеде, кешенең бөтен авыртуы уза, эчәклектә әчетү процесслары тулысынча туктатыла. Бу инде кабул итүнең 1-2 атнасында булды. Ягъни, менә шулай тиз ул проблемаларны хәл итә.


(Дәвамы бар).

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас