Кече йомышны үтәү теләге ешаю. Соңгы вакытта бәдрәфкә еш йөгерә башлагансыз икән, беренче эш итеп кан анализы биреп карагыз.
Көчле сусау. Шулай ук игътибарсыз калмасын. Ул кече йомышны еш үтәүдән организмның сусызлануы белән бәйле.
Сәбәпсез ябыгу. Инсулин бүленеп чыгу бозылу сәбәпле, организм энергия ясау өчен майларны яндыра башлый.
Тире үзгәрү. Папилломалар арту яки тиредә каралып торган урыннар (кара акантоз) барлыкка килү — инсулинга бәйлелек билгесе була ала.
Җәрәхәтләр озак төзәлү. Канда шикәр күрсәткече югары булу төзәлү процессын боза.