Сәламәтлек
13 Февраля , 14:40

Ничә кеше тәмәке тарта?

Республикада яшәүчеләрнең 17 проценттан артыгы тәмәке тарта икән.

Бу гомумрусия күрсәткеченнән чак кына кимрәк. Русиядә тәмәке тартучылар саны, тәмәке, электрон җайланмалар һәм вейпларны да кертеп, 18,6 процент тәшкил итә.


Башкортстанда составына никотин кергән продукция кулланучы 3349 кеше наркология хезмәтендә исәптә тора, аларның күпчелеге — ир-атлар, хатын-кызлар саны – 349, 14 яшькә кадәрге балалар – 151 кеше.


БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимулина әйтүенчә, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән план нигезендә, илдә тәмәке тарту күрсәткече 2030 елга 15,8 процентка кадәр кимергә тиеш.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас