Сәламәтлек
13 Февраля , 08:19

Иснәү нәрсә турында сөйли?

Менә галимнәрнең сәламәтлек өлкәсендәге тагын бер ачышлары.

Иснәү нәрсә турында сөйли?Иснәү нәрсә турында сөйли?
Иснәү нәрсә турында сөйли?
Иснәү - ул талчыгу һәм эч пошу билгесе генә түгел, ә баш мие эшчәнлегенә йогынты ясаучы катлаулы процесс.  Австралиянең Яңа Көньяк Уэльс университеты нейробиологлары кеше авызын ачып иснәгәндә арка мие сыеклыгы хәрәкәте юнәлеше үзгәрүен ачыклаган. 
Галимнәр тәҗрибә барышында  22 сәламәт ирекмәннең баш һәм муеннарына МРТ-сканлаштыру ясаган. Тәҗрибәдә катнашучыларга төрле сулыш күнекмәләре ясарга кушканнар. Тикшеренүчеләр иснәү тирән сулыш алуга охшаган булырга тиеш дип фаразлаган булган, асылда исә, приборлар моның киресен күрсәткән. Иснәгән чакта, тирән сулыш алу белән чагыштырганда, арка мие сыекчасының баш миеннән капма-каршы юнәлештә агуын ачыклаганнар. "Иснәүне тирән сулыш алу белән чагыштырганда ул арка мие сыекчысының кире якка хәрәкәтен эшләтеп җибәрә. Без һич тә мондый  нәтиҗә булыр дип көтмәгән идек",- ди нейробиолог Адам Мартинак.
Моннан тыш, күзәтүләр дәлилләвенчә, иснәү дә, тирән сулыш алу да, тамырларда кан агышын көчәйтә. Организмга ник шундый катлаулы механизм кирәк булуы әлегә табышмак, ләкин шунысы яхшы билгеле - иснәү кеше организмы эшчәнлегендә зур роль уйный. Фаразларның берсенә ярашлы, иснәү - ул, матдәләр алмашы продуктларын чыгарырга ярдәм итеп, баш миен тазартырга булыша.  Икенче теориягә ярашлы, тәндәге терморегуляция эшенә бәйле булуы мөмкин. Белгечләр әлеге механизмны тулысынча ачыклап бетерү өчен эшләрен дәвам итәләр.
 
Фото: medaboutme.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас