Йөрәк – тәнебезнең иң мөһим органы. Кешенең сәламәтлеге һәм гомер озынлыгы йөрәк-кан тамырлары системасы торышына турыдан-туры бәйле. Йөрәкне яшь чактан сакларга кирәк.
Ни кызганыч, йөрәк-кан тамырлары авырулары эшкә сәләтлелекне вакытыннан алда югалтуның, инвалидлыкка китерүнең һәм үлемнең төп сәбәбе булып тора. Бу хәл Русиягә генә түгел, бөтен дөньяга хас.
– Иң яхшы дәвалау – профилактика! Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау гомер сыйфатын һәм озынлыгын яхшырту, инвалидлыкны һәм халыкның үлү очракларын киметү өчен төп нигез булып тора, – ди Республика кардиология үзәге табибы Гүзәл Миңнегали кызы Гомәрова.
Аның аңлатуынча, йөрәк-кан тамырлары системасы сәламәтлеген саклау өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, атнага кимендә 150 минут күләмендә уртача физик активлык алып барырга, тәннең оптималь авырлыгын сакларга, рациональ тукланырга, шулай ук кан басымын, йөрәк ритмын, холестерин һәм кан глюкозасы дәрәҗәсен контрольдә тотарга кирәк.
– Йөрәк-кан тамырлары авыруларын иртә этапларда диагностикалау һәм аларның катлаулануларын булдырмау диспансеризация һәм даими профилактик тикшерүләр ярдәмендә башкарыла. Моның өчен билгеләнгән график буенча табибларга мәҗбүри рәвештә бару һәм табиб киңәшләрен һәм күрсәтмәләрен үтәү зарур, – дип искәртә Гүзәл Миңнегали кызы.