Салкын баш тиресендәге өске кан тамырларының кискен тараюына китерә. Бу кан белән тәэмин ителешне боза һәм сизгер нерв җепселләрен, шул исәптән “тройничный нерв”ны да ярсыта. Моңа җавап итеп организм, баш миен сакларга һәм җылытырга тырышып, артерияләрнең тиз киңәюенә китерә. Нәкъ менә шушы кискен үзгәреш-тараюы, ә аннары киңәюе кыска вакытлы, ләкин "баш миенең кинәт туңуы" яки мигрень өянәге кебек көчле авырту китереп чыгарырга мөмкин.
Җылы бүлмә белән урамдагы салкын һава арасындагы аерма организм өчен үзе көчле стресс факторы булып тора һәм аның авырту реакциясен башлап җибәрүе мөмкин.
Башы авырта башласа, нишләргә? Әлбәттә, җылы бинага керергә. "Авырту гадәттә җылынганнан соң берничә минуттан уза. Уңайлы температура булдыру өчен кайнар чәй яки су эчү яхшы", - дип эксперт сүзләрен китерә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте.
Салкында баш авыртуын кисәтү өчен салкын һәм җилле вакытта һәрвакыт баш киеме кияргә, салкында озак торудан сакланырга кирәк. Әгәр салкында баш авыртулары даими, артык көчле яки баш әйләнү, күңел болгану, күрү сәләте бозылу белән бергә булса, сәбәпләрен ачыклау өчен терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый очракларда үз-үзеңне дәвалау ярамый.
Фото: doctorpiter.ru