Табиб ачыклаганча, панкреатит үсеше куркынычын ике-өч тапкырга арттыра торган азыклар бар. Мондый ризыклар – ярымфабрикатлар, казылыклар, сосискалар, чистартылган углеводлар. Алар организмда ялкынсынуны стимуллаштыра һәм эчәклек эшен авырайта, шулай итеп саулыкка зыян сала.
Яшелчә һәм җиләк-җимешләр, әлбәттә, файдалы. Ләкин монда да берничә кагыйдә бар икән.
"Туклану никадәр төрлерәк булса, шулкадәр яхшырак. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән без клетчатка алабыз, алар эчәклектә зарарлы матдәләрне утильләштерергә ярдәм итә. Андагы антиоксидантлар шулай ук ялкынсынуны сүндерәләр. Солы, киноа һәм башка ярмалар - шулай ук файдалы ризыклар исемлегендә", - ди табиб.
Әмма... клетчатканың еш кына тештә нәкъ менә шыгырдап торган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр белән күаллануы хакында онытырга ярамый. Әгәр без яшелчәләрне пешерергә уйласак, алар шыгырдаудан туктый. Чөнки су тәэсирендә клетчатка таркала, ди табиб. Шулай ук кыздырырга да киңәш ителми.
"Шуңа күрә кеше, мәсәлән, клетчаткага өметләнеп рагу әзерләсә, ул юньләп клетчатка ала алмый, - ди белгеч. - Шуңа да яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кетердәтеп күбрәк чи килеш ашарга кирәк. Шунда гына алардагы клетчатка организмдагы агуларны юып дигәндәй чыгарыр".
Фото: lahtaclinic.ru