Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 февраль , 12:50

Яман шеш кисәтүне сорый

4 февральдә Бөтендөнья яман шеш авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы 4-8 февральдә яман шеш авыруларын искәртү атналыгы игълан итте.

Яман шеш кисәтүне сорый
Яман шеш кисәтүне сорый

Бүгенге көндә яман шеш авыруларының арта баруы бар җәмәгатьчелекне тирән борчуга сала. Онкология авырулары халык арасында үлемнең төп сәбәпләренең берсе булып тора, әмма аларның шактый өлешен куркыныч факторларны булдырмау һәм чирне иртә ачыклау исәбенә булдырылмаска да мөмкин булыр иде.

   Белгечләр фикеренчә, беренчел профилактиканың төп юнәлешләренә тәмәке тартудан баш тарту, рациональ туклану, тәннең нормаль авырлыгын саклау, алкоголь куллануны чикләү һәм җитәрлек физик активлык белән яшәү һ.б. керә.

   Шулай ук скрининг программалары (маммография, аналык муенын цитологик тикшерү, колоректаль скрининг) авыруның яман шеш алды һәм башлангыч стадияләрен иртә ачыклау исәбенә яман шештән үлүчеләр санын киметә, ди алар.

   - Иртә диагностика ясау һәм кәеф үзгәргәндә яки яңа билгеләр барлыкка килгәндә табибка үз вакытында мөрәҗәгать итү дәвалауның нәтиҗәлелеген һәм пациентларның гомерен саклап калу мөмкинлеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә, - ди бу уңайдан эксперт, штаттан тыш баш онколог Рөстәм Тәлгать улы Әюпов. - Халыкның онкологиядән сакланучанлыгын арттыру, профилактик тикшерүләр культурасын үстерү һәм онкологик ярдәм хезмәтенә ышаныч формалаштыру онкологик авыруларга каршы уңышлы көрәшнең төп шартлары булып тора.

    Моннан тыш, 50 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк вакытта тизәкнең яшерен канга даими иммунохимик анализы һәм/яки колоноскопия үтү кирәк.

   30 яшьтән соң хатын-кызларга ел саен яман шешкә һәм гинекологта аналык муентыгының яман шеш алды зарарлануына скрининг узарга кирәк.

   Белгечләр фикеренчә, онкологик авырулар килеп чыгуны һәм аларның рецидивларын искәртү ысуллары турында хәбәрдарлыкны арттыру халыкка бик зур ярдәм булып торачак.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас