Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 февраль , 17:42

Бавырны дәвалап буламы? Юкмы?

Бавыр – организмның "чистартучы лабораториясе". Ул канны чистарта, ашказаны эшчәнлеген җайга сала һәм энергияне саклап тора.

Бавырны дәвалап буламы? Юкмы?
Бавырны дәвалап буламы? Юкмы?

Бавырны сәламәт саклау өчен түбәндәге киңәшләргә колак салу мөһим:

  1. Дөрес туклану.Майлы, кыздырылган ашамлыкларны, шикәрне чикләгез. Яшелчә, җиләк-җимеш, боткаларга өстенлек бирегез.
  2. Алкогольне чикләү.Алкоголь бавыр күзәнәкләрен җимерә.
  3. Даруларны акыл белән куллану.Даруларны табиб күрсәтмәсе буенча гына эчегез, аның микъдарен арттырмагыз. Онытмагыз: күпчелек дарулар бавыр аша уза.
  4. Актив тормыш алып бару.Даими күнегүләр эшләү  артык майларны яндыра һәм бавыр эшен җиңеләйтә.
  5. Профилактика.Гепатит А һәм В вирусларыннан вакцинация ярдәм итә. Шулай ук тәмәке тартуны ташлау файдалы.

   Истә тотыйк: Бавыр – үзен-үзе сәламәтләндерә ала торган орган.  Әгәр дә авырту сизсәгез, даруларны үз белдегегез белән кулланмагыз – табибка мөрәҗәгать итегез.

Фото: lahtaclinic.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас