2 февральдә Республика Хөкүмәтендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә 2030 елга кадәр сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм модернизацияләү планнары турында фикер алыштылар. Әйтик, 2025 елның декабрендә АСКИ үзәк хастаханәсенең яңа поликлиникасы ачылды, 2026 елның гыйнварында Яңавыл үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасы эшли башлады. Благовещенск һәм Учалыдагы балалар поликлиникалары яшь пациентларны кабул итәргә әзер. Әбҗәлил районының Аскар авылында һәм Бакалы районының Бакалы авылында тагын ике поликлиника буенча төзелеш – монтаж эшләре төгәлләнеп килә. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, «Ана һәм балаларны саклау» төбәк программасы кысаларында 2025 елда Малаяз, Акъяр, Караидел һәм Иске Балтач авылларында 400 млн сумлык тиз төзелә торган дүрт модульле хатын-кыз консультациясе сатып алганнар һәм урнаштырганнар. Алар барысы да заманча таләпләргә туры килә. Белгечләр кабинетларыннан тыш, көндезге стационар, психологик һәм медик-социаль ярдәм кабинетлары, ана һәм бала бүлмәсе, уен зонасы бар. 2026 елның беренче яртыеллыгында Иглино авылында сменасына 600 кешегә исәпләнгән поликлиника төзи башларга планлаштыралар. Аның структурасында алтышар терапия һәм педиатрия участогы, стоматология бүлеге, функциональ диагностика бүлеге, рентгенодиагностика комплексы булачак. Шулай ук быел Октябрьский шәһәре хастаханәсендә балалар стационарын һәм ИСӘНГУЛ үзәк район хастаханәсе стационарын капиталь ремонтлау, тиз төзелә торган сигез модульле фельдшер – акушерлык пункты урнаштыру планлаштырыла. 2030 елга кадәр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль Программасын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстанда Иглино һәм Стәрлетамакта сырхауханәләр төзелеп бетәчәк, 32 Сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак. Моннан тыш, Уфа медицина учреждениеләрен яңарту төбәк программасы буенча 2026 елда Уфа шоссесы буенча 5 нче балалар поликлиникасын һәм Сипайлово микрорайонындагы 43 нче поликлиниканы яңартачаклар. - Ә бүген иртән Гобәйдуллин урамындагы яңартылган поликлиниканы карадык. Бу безнең Уфада кабул ителгән программаны тормышка ашыру үрнәге, – диде Радий Хәбиров. - Әйбәт объект килеп чыкты, табиблар өчен идеаль шартлар. Һәм иң мөһиме-кешеләргә уңайлы. Бу эшне дәвам итәчәкбез.
Чыганак: glavarb.ru