Табиблар сүзләренчә, бу беренчел скрининглар куллану ярдәмендә мөмкин булды.
Бүген республикада онкология авырулары буенча 105 931 авыру исәптә тора. Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге мәгълүматлары буенча, биш ел эчендә яман шеш диагнозы куелган пациентлар саны 16 процентка арткан. Табиблар раславынча, бу яман шешләрнең иртә ачыклануы аркасында килеп чыккан.
"Онкология-ул кисәтергә кирәк булган авыру. 2025 елда Башкортстан Республикасында 1 859 216 кеше диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узган. Төбәктә яман шешләрнең 46,2 проценты башлангыч стадияләрдә ачыкланган", - ди җәмәгать сәламәтлеге үзәге вәкилләре.
Фото: bashinform.ru