-Чыбыклы колакчыннар куллану яхшырак,- ди бу уңайдан биология фәннәре докторы Олег Григорьев. – Эш шунда, һәрбер чыбыксыз колакчында электр магниты нурланышы чыганагы – блютус-тапшыргыч һәм аккумулятор бар. Алар баш миенең колакка якын өлешендәге һәм ишетү органындагы сизгер күзәнәкләргә нурланыш бирүче кыр барлыкка китерә ( кәрәзле телефондагыга караганда азрак булса да). Бу, әбәттә, кеше организмына файда бирми инде, әгәр озак вакыт кулланылса бигрәк тә.
Белгечләр баш мие һәм ишетү органнары ягыннан ниндидер патологиягә ия булган кешеләргә чыбыксыз колакчыннарны саклык белән кулланырга киңәш итә.
Фото: bose24.ru