Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 гыйнвар , 18:35

Сәламәт булуга ни җитә!

    2026 елның 26 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау атналыгын игълан итте.

Сәламәт булуга ни  җитә!
Сәламәт булуга ни җитә!

    2026 елның 26 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау атналыгын игълан итте.

   Бу акция хроник авыруларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Йогышлы булмаган авыруларның төп төрләренә кан әйләнеше системасы авырулары, яман шешләр, сулыш органнары авырулары һәм шикәр чире керә.

 Йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау өчен кайбер киңәшләр:

  • сәламәтлекнең төп күрсәткечләрен — кан басымын, кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен, тән массасы индексын контрольдә тотарга;
  • дөрес тукланырга: тоз куллануны тәүлегенә 5 граммга кадәр чикләргә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр санын арттырырга (көненә кимендә 400-500

грамм), рационга чикләвек һәм кузаклыларны кертергә;

  • начар гадәтләрдән баш тартырга, чөнки тәмәке тарту һәм алкоголь инфаркт, инсульт, рак куркынычын күп тапкырлар арттыра.
  • физик яктан актив булырга: өлкәннәр атнага кимендә 150 минут уртача  яисә атнага кимендә 75 минут югары интенсивлык дәресләренә багышларга тиеш;
  • стресс белән идарә итәргә. Моның өчен релаксация техникасын: сулыш күнегүләрен, саф һавада йөрүләр, хобби кулланырга мөмкин.
Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас