Иң мөһимнәренең берсе – көн саен билгеле бер күләмдә су эчү. Галимнәр көн саен 6-8 стакан гади су кулланырга киңәш итә. Шикәрсез эчемлекләр һәм майсыз сөт яхшы өстәмә була ала. Сыйфатлы сәламәт диета деменциягә каршы сизелерлек йогынты ясарга ярдәм итәр. Баш миенең нормаль эшләве өчен галимнәр көн саен майсыз ит, борчак, майлы балык, башка аксым, яшелчә, җиләк-җимеш кулланырга куша. Шул ук вакытта терлек майларын, тоз, шикәрне артык күп кулланудан тыелырга кирәк.
Кеше көненә үз гәүдә авырлыгының һәр 1 кг 30 грамм чамасы нисбәтендә су эчәргә тиеш. Суны дөрес эчмәү дә организмга авырлык китерүе ихтимал.
Кичен дә су эчәргә мөмкин, әмма аны дөрес эчәргә кирәк. Кичке сәгатьләрдә суны күп эчкән очракта организмнан токсиннар чыгарыла, ашказаны – эчәкләр яхшырак эшли башлый. Ләкин шешенүгә, төнлә бәдрәфкә еш йөрүгә, йокысызлыкка китерергә мөмкин.
Бөерләргә авырлык килмәсен өчен, соңгы стакан суны йокларга 1,5-2 сәгать кала эчеп җибәрү әйбәт. Ә менә йоклар алдыннан хәмер һәм кофеин эчү дөрес түгел. Алар урынына майсыз сөт эчемлекләре, үләнле (ромашкалы яки бөтнекле) чәй эчү хәерле.