Җавап:
– Озын яллардан соң организм гомумән генә түгел, аның аерым системасы — нервлар да какшап китүчән.
Кире хис-тойгылар аңыгызны томалап, тормышыгызны ямьсезләмәсен өчен психологлар нервларны өйдәге әйберләрне кулланып та тынычландырып алырга киңәш итә:
— чынаяк (барлык ачуыгызны туплап, шуның эченә кычкырырга була);
— кирәкмәгән кәгазь битләре (аларны йомарларга, ертырга, бәрергә мөмкин);
— каләм (аның ярдәмендә күңелсез вакыйганы кәгазьгә төшерергә, аннары сызгалап яисә йомарлап ташларга);
— мендәр яисә бокс белән шөгыльләнү грушасы (аларны “тукмаганда” барлык начар уйлардан, көнчеллектән, кәеф төшүдән котылырга мөмкин).
Сорау:
– Горчица хатын-кызлар сәламәтлеге өчен файдалы, диләр. Кайсы очракларда аны куллану ярдәм итә икән?
Җавап:
– Горчица орлыкларында синигрин дип аталган гликозид бар. Җылы су тәэсирендә ул глюкозага, калий сульфатына һәм майга таркала. Бу үсемлекнең орлыклары бик майлы. Анда 25-30 процентка кадәр май бар. Горчицаның тагын бер кыйммәте – орлыкларының Омега 3 май кислотасына бай булуы. Ул – организмның иртә картаюын кисәтә торган менә дигән антиоксидант. Горчицадан сыгылган майны даими куллану кан тамырлары тыгылудан, йөрәк һәм баш миенең эшчәнлеге бозылудан саклый.
Аппетитны арттыра, ашказаны һәм үт куыгы эшчәнлеген яхшырта. Майлырак итне горчица ягып ашау гадәте юктан гына барлыкка килмәгән. Ул майларны тизрәк таркатырга булыша, шул рәвешле ашказаны һәм эчәклеккә май аркасында зыян китерми.
Сыйфатсыз ризык ашап агуланганда да горчица ярдәм итә. Бу вакытта коры горчица порошогын суга салып эчеп, ашказанын косып бушаталар.
Горчицаның орлыкларын гына түгел, яфракларын да ашыйлар. Аларда фолий кислотасы күп. Фолий кислотасы аеруча авырлы ханымнарга кирәк, ул карындагы баланың дөрес формалашуы өчен бик мөһим.
Климакс чорына кергән ханымнарга да горчица яфракларын, горчицадан салкын килеш сыгылган майны һәм горчица орлыкларын күбрәк кулланырга киңәш ителә. Бу үсемлекнең һәр өлеше магний һәм кальцийга бик бай. Ә бу ике элемент сөякләрнең челтәрләнүеннән – остеопороздан сакланырга булыша. Климакс яшендәге хатын-кызлар өчен остеопороз зур куркыныч тудыра торган авыру.
Искәрмә! Ашказанында гастрит һәм язва булганда (кискен чорда), бөерләр ялкынсынганда, эчәклек авыртканда горчица ашарга ярамый. Аны күп куллану эчне йомшарта, диарея башланырга мөмкин.