Сәламәтлек
25 гыйнвар , 04:40

Ачы булса да, файдалы!

Бер риваять бар. Кайчандыр күкнең өске катламында Иблис белән фәрештәләр арасында көчле сугыш була. Озакка сузылган бәрелештә фәрештәләр җиңә. Иблис Җир асты дөньясына сөргенгә җибәрелә. Китеп барышлый, ул үзенең аяк эзләрен сасы ис белән сугара. Бар дөньяны сулап булмаслык һава каплый. Кешелекне бу афәттән коткару өчен, Ходай Тәгалә Иблиснең уң аяк эзенә суган, сул ягына сарымсак утырта. Нәтиҗәдә, һава чистара. Шушы хәлләрдән соң сарымсакны вампир, пәри-җен һәм барлык кара көчләргә каршы куллана башлыйлар.


Сарымсакның 1001 файдасы бар диләр. Булуы да ихтимал. Аның составында күпләгән минераль матдәләр бар: углеводлар, инулин, полисахаридлар һәм башкалар. Аның иң файдалы үзлекләренең берсе – бактерияләргә каршы торуы. Ул организмга вируслы, салкын тию авыруларына каршы торырга булыша.


Грипп һәм салкын тию авыруларын булдырмас өчен, азыкка вакланган сарымсак кушарга кирәк. Мисал өчен, алманы угыч аша үткәреп, аңа вакланган сарымсак һәм чын бал кушып салат ясасаң, тәмле дә, файдалы да булыр. 

Сарымсакны чи килеш кабул итә алмаган очракта, аны пешереп ашарга яки берәр тырнагын алып, савытка салып өстенә кайнар су коеп, 30 минут ябып торырга кирәк. Аннары суын эчеп, шунда пешкән сарымсакны ашарга була. Авыздан сарымсакның сасы исе килеп тормасын өчен аир һәм аккишер (петрушка) тамырын ашау файда итәр.


Ютәлли башлауның башлангыч чорында (1-2 сәгать) авыз эчендә бер кисәк сарымсак тотарга кирәк. Әгәр аны вакыт-вакыт азрак тешләп алсагыз, сихәтләнүгә бер адым ясадыгыз дигән сүз. Көчле ютәлләгәндә, салкын тигәндә, грипп, тамак бакасы (ангина) белән җәфаланганда, сарымсак парларын суларга киңәш ителә. Санап кителгән авыруларны дәвалаганда да сарымсак кулланыла.


Грипп эпидемиясе вакытында дөрес куллансаң, сарымсак вирусларны үтерә.


Мазь
Бер кисәк сарымсакның сутын сыгып, аны 1/3 стакан җылы суга салып болгатырга кирәк. Мондый эремәне тамчылап борынга салырга ярый. 

Хроник бронхит, бума (астмалы) бронхит, салкын тию авырулары вакытында мазь әзерләргә кирәк. 4 аш кашыгы туңмай яки атланмайга 1 тырнак вакланган сарымсак салып бутап, күкрәк һәм иңбашка сылагыз.


Сарымсак һәм сөт
Аларның икесен бергә кушсаң, бик көчле дару килеп чыга. Моның өчен кирәк булачак: су – 250 мл; сарымсак – 10 тырнак (чистартылган һәм вак итеп туралган); сөт – 500 мл; шикәр комы – 2-3 бал кашыгы. Кәстрүлгә сөтне һәм суны салып, шуңа чистартылган сарымсак тырнакларын кушабыз һәм җылытырга куябыз. Болгатып торып кайнау халәтенә җиткерәбез. Сыеклык яртылаш калганчы кайнатабыз. Аннары аны сөзәргә һәм шикәр комы кушарга кирәк. Сарымсаклы сөтне кайнар килеш эчегез. Сәламәт булыгыз!


Пешкән сарымсакның файдасы бармы?
Әлбәттә, пешкән сарымсак файдалырак та әле. Чи килеш куллану безнең организмны ярсыта, ашказаны авырулы кешеләргә бигрәк тә киңәш ителми. Пешкән килеш тә сарымсак үзенең файдалы сыйфатларын бик яхшы саклый:
– бактерия-вируслардан саклый,
– иммунитетны ныгыта.
– паразитлардан арындыра,
– токсиннардан тазарта,
– холестерин күләмен киметә,
– кан басымын көйли,
– ашказан-эчәк трактын һәм канны чистарта.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас