Сәламәтлек
24 Января , 15:45

Ятлау – баш миенә шифа!

Төркия галиме Исмаил Хаккы Адын: «Безнең баш мие күзәнәкләрен актив хәлгә китерү өчен, күп нәрсәне яттан өйрәнергә кирәк», дигән.

Адәм баласының баш миендә йөз миллиардларча төп ми күзәнәге һәм берничә триллион ярдәмче күзәнәк бар. Бүгенге көндә кеше бу күзәнәкләрнең 12 процентын гына куллана.
Ми эшчәнлеген яхшырак файдалану һәркемнең үзеннән тора. Иң яхшы һәм уңай юл – яттан өйрәнү.
Балаларга күп итеп яттан өйрәнү тагын да яхшырак. Менә ни өчен безнең бабайлар Коръән сүзләрен һәм догаларны бирелеп өйрәнгәннәр һәм ятлаганнар икән

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас