Сәламәтлек
23 Января , 16:25

Прививкалар турында сөйләшик әле, дуслар...

Сорау:“Хәзерге көндә прививка эшләтү бик куркыныч диләр, шуңа да балаларыбыз оныкларга аларны эшләтми. Ә без картым белән моңа бик борчылабыз, чөнки улыбызга һәм кызыбызга һәрвакыт вакытында эшләттек һәм балаларыбыз сәламәт булып үсте, аларга хәвефле чирләр ябышыр дип һич борчылмадык. Яшь әти-әниләргә ничек итеп аңлатырга прививкаларның кирәклеген?”Рәзилә ХИСАМОВА. Учалы.


Бүген вакцинация уңаеннан илдә бик күп бәхәсләр бара: кемдер аларны эшләтү яклы, ә кемнәрдер моңа катгый каршы. Чынлап та, алар кирәкме һәм ни өчен кирәк? 

Безне күп авырулардан саклаучы иммун системасы бик мөһим үзлеккә – “иммунологик хәтер" – формалаштыру сәләтенә ия. Нинди дә булса ярсыткыч яки аның аксым-антигеннары белән беренче очрашудан соң ук, кеше организмында хәрәкәт итүче хәтер күзәнәкләре, шулай ук кабат очрашканда иммунитетның җавабын тизрәк һәм нәтиҗәлерәк үстерергә мөмкинлек бирүче антитәнчекләр саклана. Ләкин шул ук вакытта вакыт үтү белән бу яклау көчсезләнергә дә мөмкин. Вакцинация идеясе организмда чирне азындырмый, шунда ук иммунитет җавабын һәм хәтерен формалаштыруга ирешүдән гыйбарәт. Моның өчен иммун системасына көчсезләнгән тере яки үтерелгән чир кузгаткыч, яки аның аксым фрагментларын кертергә мөмкин. Шушы максатта хәзерге вакытта нуклеин кислоталары нигезендә вакциналар эшләнә, алар кешедәге күзәнәкләр эчендә антитәнчекләр эшләп чыгаруга ярдәм итә. 

Прививкаларны кабаттан эшләтү кирәкме? 

Бу да иң еш очрый торган сорауларның берсе. “Миңа кирәкле булган барлык прививкаларны балачакта ук ясатканнар, аларны кабатларга кирәкме?” – дип яза кайсыбер укучыларыбыз.


Чыннан да, вакцинациянең төп этаплары балачакта үткәрелә. Әмма, югарыда әйтелгәнчә, организмның иммун яклавы көчсезләнергә һәм “яңаруны" таләп итәргә мөмкин. Моннан тыш, кайсыбер авыруларны кузгатучылар бик тиз мутацияләнәләр һәм үз антигеннарын үзгәртәләр, бу исә вакыт-вакыт «мәгълүматлар базасын яңартып торуны» таләп итә (мәсәлән, грипп очрагындагы кебек). Вакцина сезгә иммун яклавы әлегә көчсезрәк (балалар) яки ул инде артык зәгыйфь (өлкән яшьтәгеләр) булган якыннарыгыз өчен инфекция чыганагы булмаска ярдәм итә ала. Ә кайвакыт прививкалар ясату билгеле бер авырулар таралган төбәкләргә сәяхәткә яки эшкә барганда таләп ителә. Шунысын да онытырга ярамый: кешегә барлык кирәкле прививкаларның да, төрле сәбәпләр аркасында балачакта ясалмаган булуы мөмкин. Мондый очракта инде табиб белән киңәшергә кирәк булачак.


(Дәвамы бар).

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас