Матур булырга теләү – гаеп түгел, әлбәттә. Бигрәк тә сәхнә кешеләре, зур аудиторияләр алдында чыгыш ясаучылар, блогерлар “заманча” дип саналган стандартлардан калышмаска тырыша. Күзкаш ясатып, иреннәрен кабарткан хатын-кызлар бер-берсенә охшап бетеп баралар. Артистларны әйтеп торасы да түгел – күбесендә бер йөз. Гүзәл затлар гына түгел, ир-атлар да кимен куймый. Әнә бит, җырчы Ринат Рәхмәтуллин да шушы көннәрдә блефаропластика ясаткан, ягъни күз кабакларын күтәрткән. Безгә мәгълүм очраклар – айсбергның өсте генә. Без белмәгәннәре буа буарлык.
Мода артыннан куганда
Карт күренәсе килмичә, бит тиресен, күз кабакларын тарттыруны, җыерчыклардан котылырга теләүне аңлап була әле ул. Ә бит гәүдә формаларын үзгәртү өчен үз теләкләре белән табиб пычагы астына ятучылар да аз түгел. Югыйсә, күпләренең табигать биргән матурлыгы да җитәрлек, карап торышка бар җирләре дә килгән. Әмма мода артыннан куу, матурлык эталонына туры килергә тырышу теләге көчлерәк, күрәсең...
Ләкин мондый процедураларның матурлыктан бигрәк сәламәтлеккә йогынтысы зур. Өстәвенә, ясалма матурлык очсыз тормый. Аеруча сыйфатлысы. Акчасы булганнар, әлбәттә, сыналган, тәҗрибәле табибларга бара. Ләкин һәркемнең дә финанс хәле бертөрле түгел. Шуңа акчасын экономияләргә теләүчеләр очсызрак косметологларга мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә кайсыбер очраклар бик аяныч тәмамлана: кемдер матурлык корбанына әйләнә, кемдер хәтта бер ялгышлыгы аркасында якты дөньядан китеп бара... Көнгә чыксаң, мондый яңалыклар әледән-әле пәйда булып тора. Мәсәлән, Волгоград өлкәсендә, косметологка барганнан соң, бер хатынның күзе сукырайган. Ул “матурлык уколлары” ясаткан булган. Соңрак ачыклануынча, аңа хезмәт күрсәткән косметологның лицензиясе дә булмаган.
Хәер, мисал эзләп ерак китәсе түгел – шушы көннәрдә Уфада яшәүче бер ханымның күкрәгендәге импланты “шартлады”. Моннан алты ел элек аңа таныш хирургы күкрәкләрен зурайту буенча операция ясый. Ләкин бу эш “астан” башкарыла, кыз табибның кулына 200 мең сум бирә. Имплантлар ханымга 6 ел хезмәт итә. Ләкин беркөнне спорт белән шөгыльләнгәндә берсе шартлый. Операция үткәргән хирург хәзер дәваханәдә эшләми, ә учреждениедә зыян күрүче турында бернинди мәгълүмат та юк. Табиблар мондый хәл сирәк очрый, диләр. “Имплант берничә урыннан гына ярылмаган, ә тулысынча шартлаган. Минем мондый хәлне күргәнем юк иде”, – дигән шәхси клиника хирургы.
Ярый, ханымга артык зыян килмәгән. Ә 38 яшьлек блогер Юлия Бурцева өчен косметологка мөрәҗәгать итү бик үкенечле тәмамланды: ул арт санын зурайту операциясеннән соң үлде... Мәскәүнең элиталы дип саналган бер косметология клиникасындагы процедурадан соң хатында анафилактик шок барлыкка килә, аны авыр хәлдә дәваханәгә илтәләр. Табиблар блогерның гомере өчен көрәшсәләр дә, коткарып кала алмыйлар. Операция өчен Бурцева 130 мең сум түләгән була. Ачыклануынча, аңа операцияне Таҗикстаннан килгән 26 яшьлек косметолог ясаган. Аның тиешле белеме булмаган, шуңа карамастан, әлеге клиникада бүлмә арендалап, клиентлар кабул иткән.
Болар – берничә мисал гына. Монда медицина белеме булмаган косметологларның акча эшләвенә аптырыйсы түгел. Иң гаҗәбе – кешеләрнең шундый косметологларга мөрәҗәгать итүе. Медицина процедурасы ясый торган табибның (косметология – ул медицинаның бер төре) лицензиясе булырга тиеш дип язып-сөйләп торсалар да, кайсыберләр һаман шарлатаннар янына йөри.
Саннарга күз салсак, 2024 елда илдә якынча 37 мең косметолог эшләгән. Аларның 1500дән артыгының медицина белеме булмаган. Шуңа карамастан, аларның гомум кереме миллиардлар белән исәпләнә. Димәк, кешеләр аларга бара.
“Хәзерге вакытта Русиядә медицина хезмәтләре базарында хәвефле тенденцияләр күзәтелә. Беренчедән, регламентлаштырылган системадан тыш эшләүче белгечләр саны арта. Икенчедән, легаль булмаган медицина бүлмәләре ачучылар күбәя. Өченчедән, ялган һәм контрафакт медицина эшләнмәләре һәм препаратлары әйләнеше киңәя. Әлеге факторлар косметология хезмәтләренең сыйфатына һәм хәвефсезлегенә тискәре йогынты ясый”, – ди Эстетик медицина клиникаларының Милли ассоциациясе директоры Александр Терентьев.
Ассоциация мәгълүматы буенча, инъекцияле косметология өчен препаратларның яртысы диярлек “соры” базарда сатыла. Ә соңгы ике-өч елда “Wildberries”, “Ozon”, “Яндекс.Маркет” кебек маркетплейсларда мондый продуктларның күпләп һәм контрольсез таралуы аркасында проблема тагын да көчәйде, ди “Сәламәтлеккә хокук” оешмасы башкарма директоры Ольга Гончарова. Ә маркетплейсларда легаль булмаган продукцияне төп сатып алучылар – “өйдә кабул итүче табиблар”, алар еш кына белеме булмаган килеш хезмәт күрсәтәләр, диләр ассоциациядә.
“Без бу проблеманың үсүен күрәбез. “Өйдә ясалган косметология” нәтиҗәсендә авыр катлауланулар алган пациентлар саны арта. Чөнки мондый шартларда легаль булмаган дарулар һәм эшләнмәләр еш кулланыла”, – ди Ассоциация советы рәисе Юлия Франгулова.
Ассоциациягә мөрәҗәгать итүчеләрнең 89 проценты нәкъ шундый препаратлардан зыян күргән. Алар вәгъдә ителгән матурлык урынына инфекцияле, ишемик һәм некротик процесслар, ялкынсыну, аллергик реакцияләр, шулай ук асимметрия, фиброз кебек эстетик дефектлар алган. Тагын 11 проценты яшәртү, лазер эпиляциясе һәм башка процедуралар өчен теркәлмәгән аппаратлар куллану нәтиҗәләрендә матурлык корбанына әйләнгән.
Таләпләр үзгәрә
Гомер белән сәламәтлеккә караганда матур күренү теләген өстен кую хәвефле вирус кебек һаман тарала бара. Моңа илнең Сәламәтлек саклау министрлыгында чаң суктылар. Бу җитди проблемага юл куймау өчен, Русиядә косметологлар әзерләүгә таләпләрне катгыйлатачаклар. Министрлыкта “Косметология” белгечлеге буенча табибларны яңадан һөнәри әзерләү кагыйдәләрен үзгәртү турында боерык проекты эшләнгән. Аңа ярашлы, дәресләрнең ким дигәндә 70 процентын медицина фәннәре кандидаты яки докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешкәннәр генә үткәрергә тиеш булачак. Шул ук вакытта педагоглардан кимендә биш ел эш стажы, шулай ук гамәлдәге аккредитация таләп ителәчәк.
Косметологиядә ашыгыч ярдәм күрсәтүгә багышланган бүлек өчен дә аерым таләпләр кертелә: аны эш тәҗрибәсе өч елдан да ким булмаган табиб-анестезиологреаниматологлар яки ашыгыч ярдәм табиблары гына укыта алачак.
Төркемдә укучылар саны уннан артмаска, ә практик дәресләрдә биш кеше генә катнашырга тиеш. Моннан тыш, семинарлар, практикалар, шулай ук аттестацияләр үткәргәндә дистанцион уку форматы кулланылмаячак. Проект авторлары әйтүенчә, яңа кагыйдәләр базардан дилетантларны (тиешле белеме булмаган һәм һөнәри әзерлексез эшләүчеләр) кысрыклап чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
“Ә үз һөнәренең осталары булган косметологлар бүген дә җитди һәм озайлы әзерлек юлы үтә: югары медицина белеме, дерматовенерология буенча ординатура, косметология буенча өстәмә курслар, конкрет препаратлар буенча белем алу һәм ел саен аккредитация узу. Матурлык салоннарыннан аермалы буларак, медицина клиникаларында бары тик дипломлы табиблар гына эшли”, – ди табиб-дерматолог, косметолог Татьяна Егорова.
Аның аңлатуынча, пациентка медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә лицензияне һәм табибның дипломын тикшерү дә җитә.
Ә яңа таләпләр, бер яктан, гомум квалификация дәрәҗәсен күтәрергә һәм профессионал булмаганнар санын киметергә мөмкинлек бирсә, икенче яктан, күп кенә практик белгечләрне “күләгәгә куып кертергә” ихтимал дигән фикердә ул.
Икенче төркем экспертлар исә, таләпләрнең катгыйлануы кулланучы өчен хезмәтләр бәясенә йогынты ясаячак, дип кисәтә. Гадәттә, эшчәнлекне легальләштерү чыгымнарның (салымнар, сертификацияләү һәм башкалар) артуына китерә һәм алар клиентларның җилкәсенә ята. Димәк, косметологларның хезмәтләре дә кыйммәтләнергә мөмкин. Әмма бу гына матур булырга теләүчеләрне туктатырмы икән соң?
Гомумән, яңа таләпләр матурлык базарында тәртип урнаштыра алырмы? Сез нинди фикердә?