Русия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтындагы Кояш астрономиясе лабораториясе галимнәре иртәгә, ягъни сишәмбе көнне, Җирдә G3/G4 дәрәҗәсендә магнит давылларын булачагы турында кисәтә.
Кояшта "шартлау" шактый зур булган. Лаборатория таблицасы мәгълүматларына ярашлы, G3 - көчле, G4 - бик көчле давыл.
Кояшта "шартлау" Җирдә магнит давылларына китерә, алар исә энергия системалары эшендә өзеклекләр тудыра, кошлар һәм терлекләр миграциясенә йогынты ясый. Магнит давыллары көнендә баш өянәге белән җәфаланучыларда - баш авыртулары, кан басымы белән интегүчеләрдә кан басымы күтәрелүе мөмкин.
"Башинформ" буенча.