Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 гыйнвар , 14:30

Кишер онкологиядән дәвалый?!

Яшелчәнең файдасы турында нутрициолог Чулпан Мөслихова сөйләде.

Кишер онкологиядән дәвалый?!
Кишер онкологиядән дәвалый?!

Кишернең файдалы үзлекләре күп, ди Чулпан Мөслихова. Ул – көчле антиоксидант, каротиноидлар чыганагы. Каротиноидлар күз күремен контрольдә тотарга, тән тиресе сәламәтлеге, иммун системасын ныгыту, нерв системасы һәм баш мие эшчәнлеге өчен, онкологиядән дәвалану өчен кирәк.

Кишер клетчаткага бай – 100 грамм продуктта 2,8 г клетчатка. Яшелчәнең гликемик индексы түбән (35). Бу исә шикәрнең кинәт күтәрелүен кисәтергә булыша. Ябыгырга теләүчеләр, диабетиклар, инсулинорезистентлык белән интегүчеләр өчен яхшы.

Пешерелгән, кыздырылган кишер диабетиклар өчен куркыныч, чөнки термик эшкәртелүдән соң  гликемик индексы 85 кадәр күтәрелә.

Кишер калийга бай, димәк йөрәк, бөер өчен файдалы, кан басымын нормада тота.

Кишерне чи килеш кулланганда май кушарга кирәк, бу А витамины эшкәртелсен өчен кирәк (чикләвек, авокадо, үсемлек майлары, каймак кушарга ярый). Смузилар ясар өчен дә кулай продукт. Пешерелгән кишер яратсагыз, терлек аксымы яки маен өстәгез.

Гүзәл Шиһапова. 

Кишер онкологиядән дәвалый?!
Кишер онкологиядән дәвалый?!
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас