Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 гыйнвар , 12:16

Сынау уңышлы үткән

Яңалыкны хайваннарда сынаганнар.

Сынау уңышлы үткән
Сынау уңышлы үткән
2026 ел башында тикшеренүчеләр тез авыруларын дәваларга һәм буын тукымаларын тергезергә ярдәм итүче дәвалау ысулы белән таныштырганнар. 
Яңалыкны хайваннарда сынаганнар. Тәҗрибә күрсәтүенчә, зыян күргән буыннар тулысынча сәламәтләнгән һәм бу дәвалау ысулының югары нәтиҗәлелеген күрсәткән.  Ә инде аңа кадәр булган дәвалау ысуллары чирнең билгеләрен басарга гына ярдәм иткән, яңа дару исә авыру чыганагына тәэсир итә. Яңалыкны кайчан медицина практикасында куллана башларлар, әлегә билгесез. 
 
Фото: otnogi.ru 
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас