Сәламәтлек
16 Января , 14:40

Рух көче

Күпләр ихтыяр көчен һәм рух көчен бутыйлар. Әмма алар төрле төшенчәләр. Ихтыяр көче – куелган максатларга ирешү өчен үз гамәлләреңне, хис-кичерешләреңне, фикерләреңне контрольдә тота белү.Ул үз-үзебезне, безнең эчебездәге киртәләрне, мәсәлән, ялкаулыкны, коткыларны, куркуларны җиңәргә ярдәм итә. Ә рух көче – тышкы кыенлыкларны җиңеп чыгу сәләте. Мәсәлән, проблемаларны хәл итәбелү, киртәләрне җиңеп чыгу, «кара полоса» чорында бирешмәү. Ихтыяр көче һәм рух көче бер-берсен тулыландыралар.


Көчле рухның билгеләре:


  катлаулы ситуацияләрдә үз-үзеңне тота алу сәләтен саклау;
  үз карашларыңны яклый белү;
  үз-үзеңне кулга алу, җитди югалтулардан соң торып басу һәм алга таба бару сәләте;
  бурыч, намус һәм абруй хакына үз уңайлылыгыңны корбан итәргә әзер булу;
  үз гамәлләрең өчен җаваплылык тою;
  максатчанлык;
  тискәре хисләрне тыя һәм башкаларга хөрмәт саклый белү;
  башкаларга ярдәм итү теләге;
  үз кыйммәтләрен югалтмыйча, теләсә нинди шартларга яраклаша белү;
  үз максаты өчен бер мизгеллек табыштан баш тарту сәләте.


Рух көчен ничек үстерергә?


Барыннан да элек, кешеләрнең идеаль булмауларын аңларга кирәк. Без барыбыз да хаталар ясыйбыз, юләрлекләр эшлибез. Әгәр нәрсәдер дөрес булмаган икән, үз-үзеңне битәрләү белән шөгыльләнергә кирәкми. Абындык, егылдык – тордык та алга таба барабыз. Катлаулы чорлар һәркемдә була, аларны җиңә белергә кирәк.


Һәрбер күңелсезлекне, һәр проблеманы чакыру буларак кабул итәргә кирәк. Хәтта авыр булса да, үзеңне кулга алырга һәм алга барырга кирәк. Моны чын холыкны чыныктыру дип әйтергә була. Теләсә нинди киртәләр – ул үсеш баскычлары. Мәсәлән, кеше эшкә урнашу буенча әңгәмәгә барырга курка, чөнки әлегә үз-үзенә ышанмый (эш тәҗрибәсе юк). Ул кыюсызлык күрсәтергә һәм баш тартырга мөмкин, нәтиҗәдә эшсез калачак һәм үзен ничек тә булса күрсәтү мөмкинлеген югалтачак. Әгәр инде ул үзенең куркуын җиңсә, аның эшкә урнаша алу ихтималы зур. Беренче тапкыр әңгәмәгә батырчылык итү кыенрак булачак, ләкин үз куркуларын җиңү тәҗрибәсе күбрәк булган саен, аның характеры көчлерәк була бара.


Шул ук вакытта шартларга яраклаша белү, катлаулы ситуацияләргә эләкмәслек итеп эш итәргә өйрәнү дә мөһим. Көчле рухлы кеше үз дигәнен итүчән (үзсүзле, үҗәт) генә түгел, ә зирәк тә, теге яки бу ситуациядән минималь югалтулар белән чыгу өчен нишләргә кирәклеген белә.


Рух көче мөһим. Ул эшкуарларга – уңышсызлыкларны җиңәргә (ә алар барысында да була) һәм алга барырга, спортчыларга – җиңүләр яуларга, укытучыларга проблемалы балалар янында да тынычлык сакларга ярдәм итә.


Ләкин шуны аңларга кирәк: теләсә кайсы кеше кайчакта кыюсызлык күрсәтә, төшенкелеккә бирелергә мөмкин. Иң мөһиме – бу гадәткә әверелергә тиеш түгел, чөнки, көчсезлек юлын сайлаганда, кеше үзен югалта.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас