Бу вакытта алар кешенең тереклек функцияләрен вакытлыча сүлпәнләндерәләр. Моның өчен авыруның канын тулысынча салкын тозлы эремә белән алыштыралар. Бу вакытта тән температурасы 10°Ска кадәр суына, ә организмдагы барлык процесслар эшчәнлеге туктап кала диярлек. Мондый хәлдә күзәнәкләргә кислород кирәкми.
Ләкин мондый халәтне тоту озакка сузу мөмкин түгел: авыруны анабиоз хәленә кертү табибларга өстәмә ике сәгать чамасы гына вакыт бирә. Бу вакыт эчендә алар пациентның кан югалтуыннан курыкмыйча операция ясыйлар, аннан соң канны кире кайтаралар, гәүдәсен җылыталар, йөрәген эшләтеп җибәрәләр.
Әлбәттә инде, әлеге процедура бик тә хәвефле. Аны авыруның гомерен башкача саклап кала алмаганда гына кулланырга рөхсәт ителә.
Фото: naked-science.ru