Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 гыйнвар , 12:59

Сипкелле, димәк, сөйкемле?

   Язгы кояш нурлары балкыр көннәр дә якынлашып килә, март ае башлануга нибары ай ярым вакыт калды.

Сипкелле, димәк, сөйкемле?
Сипкелле, димәк, сөйкемле?

 

   Ләкин сипкелле хатын-кызлар яз кояшы балкуга артык сөенә дә алмый, чөнки тимгелләр саны бу чорда бик тә арта, битләр чуарлана. Ләкин халык медицинасында бу уңайдан файдалы рецептлар бик күп. Мәсәлән, сезгә андыз үләне ярдәмгә килер. Химик препаратлардан аермалы буларак, андызның бер зыяны да юк, ә файдасы – зур.

     Төнәтмә әзерләү: 1 чәй кашыгы кипкән һәм вакланган андыз яфрагы һәм тамырын 1 сәгать салкын суда тоталар, аннары 10 минут пешерәләр. Сөзелгән сыеклыкта чылатылган марляны биткә куялар һәм шул сыеклык белән битне көнгә 1-2 тапкыр сөртәләр.

Фото: oblaka-salon.by

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас