Русиядә яман шеш авыруын тиз ачыкларга ярдәм итүче уникаль тест-система пәйда булачак. Шулай дип белдерә Ерак Көнчыгыш федераль университетының Алдынгы инженерлар мәктәбе директоры Людмила Текутьева.
Оешма лабораториясендә яман шеш авыруын экспресс-ачыклау өчен ферментлы тест-система ясау өстендә эшлиләр. Белгечләр яман шешнең тиз диагносткасы өчен кулланырга яраклы уникаль диңгез микроорганизмнарын тапкан.
Әлеге вакытларда сынау эшләре бара. Галимнәр ул сынауларны ике ел эчендә тәмамламакчы.
Галимнәрнең ачышы тизрәк тормышка ашсын инде, югыйсә, яман шеш күпме гомерләрне алып китә.
Фото: Freepik