Сәламәтлек
29 декабрь 2025, 09:16

Яңа ел бәйрәмнәре алкогольсез: сәламәтлек мөһимрәк!

2025 елның 29 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь куллануны профилактикалау атналыгы дип игълан итте.

Яңа ел бәйрәмнәре алкогольсез: сәламәтлек мөһимрәк!Яңа ел бәйрәмнәре алкогольсез: сәламәтлек мөһимрәк!
Яңа ел бәйрәмнәре алкогольсез: сәламәтлек мөһимрәк!

2025 елның 29 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь куллануны профилактикалау атналыгы дип игълан итте.

Сәламәтлек һәм алкоголь - бер-берсенә туры килми торган төшенчәләр! Бер-беребезгә сәламәтлек теләгән бәйрәм көннәрендә исерткеч эчемлекләр эчеп, бу сүзләрнең бәясен төшермәскә кирәк. Алкоголь-ул безнең организмга тискәре йогынты ясый торган агу. Алкоголь - ул күтәренке кәеф иллюзиясе:

Исерек хәлдә без үзебезне иркенрәк хис итәбез, уңайсызлануны һәм күңелсезлекне җиңдек дип уйлыйбыз.

Спиртлы эчемлекләр – стимулятор кебек тоела.

Чынлыкта исә барысы да киресенчә!

Алкоголь нерв системасында кузгалу һәм тоткарлану процесслары балансын боза.

Ни өчен бәйрәм төнендә алкогольдән тыелып тору яхшырак?

Акрын үзләштерү: 22: 00 сәгатьтән соң ашкайнату системасы акрынрак эшли. Алкоголь бик озак эшкәртелә, ә аның таркалу продуктлары организмда тәүлектән артык тотыла.

 

Токсиклык: алкогольнең зур булмаган дозалары да бик агулы. Эйфория артыннан үзконтрольне югалту, координацияне бозу һәм адекват булмаган тәртип килә.

 

Хроник авыруларның кискенләшүе: Алкоголь майлы ризык һәм татлы газлы эчемлекләр белән бергә авыруларның кискенләшүенә, кан басымын күтәрүгә һәм йөрәк ритмын бозуга китерергә мөмкин.

Шәраб эчүнең махмыр кебек нәтиҗәсен дә онытмаска кирәк. Махмыр – "начар хис" кенә түгел. Наркологлар махмырның зыянын грипп, хирургик наркоз яки сәгать поясларын алыштыру белән чагыштыра. Алкогольнең "файдалы" дозалары юк! Алкоголь теләсә нинди күләмдә зарарлы – ул тыныч һәм рәхимсез үтерүче.

Яңа елны ничек сәламәт һәм тулы көч белән каршы алырга? Алкогольдән бөтенләй баш тартыгыз!

Хәрәкәтчән активлык: саф һавада йөрү, тимераякта, чаңгыда шуу, кышкы уеннар – менә дигән альтернатива.

Якыннарың белән вакыт: Яңа ел-гаиләң белән вакыт уздыру, туганнарың белән аралашу һәм көч җыю мөмкинлеге ул.

Бәйрәмегезне чын-чынлап сәламәт һәм шатлыклы итегез – алкогольсез!

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас