Сәламәтлек
17 Декабря 2025, 06:50

Симерүдән курыкмагыз, дуслар! Сәламәт булырсыз!

Моңа кадәр галимнәр халыкны төз һәм зифа буйлы булырга чакыралар, диета тотарга кушалар иде...

Симерүдән курыкмагыз, дуслар! Сәламәт булырсыз!Симерүдән курыкмагыз, дуслар! Сәламәт булырсыз!
Симерүдән курыкмагыз, дуслар! Сәламәт булырсыз!

Ә бүген килеп швед галимнәре озак яшәү өчен симезрәк булырга кирәк дигән фикергә килгәннәр. Алар үткәргән киңкырлы тикшеренүләрдә юан гәүдәле 7 мең кеше катнаша.

   Галимнәр болай дип раслый: юан кешеләрнең күбесенең кан басымнары да нормада, йөрәкләре дә сәламәт, мускуллары да нык.

   Зифа буй-сынлы булырга тырышып даими ябыгырга теләүчеләр, киресенчә, бик еш кына ашказаны, унике илле эчәк, нерв авырулары белән җәфа чигәләр икән. Симез кешеләрдә әйләнә-тирәдәге йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләте дә көчле, ди бит әле. Бу алар тәнендә җитәрлек май катламы булуга бәйләнгән.

Фото: sports.kz

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас