Күпләр еллар дәвамында менә шушы сорауга җавап эзлиләр.
Косметологлардан иң мөһим киңәш: битегезне беркайчан да кайнар су белән сабынлап юмагыз. Чөнки болай эшләгәндә май бизләре тагын да көчлерәк эшли башлый.
Битне салкын су белән юарга кирәк. Нәтиҗәдә, андагы күзәнәкләр тарая. Майлы тирене гади аш тозы яхшы чистарта. Ул болай эшләнә: суда чылатылган мамык кисәген яки губканы сабынлыйлар һәм шуңа бераз тоз сибәләр. Аннары, акрын гына, битнең билгеле бер юнәлешендә майлы урыннарны сөртәләр. Әлеге тозлы-майлы күбекне биттә кибеп беткәнче тоталар һәм соңын-нан салкын су белән юалар.
Фото: beclinics.ru