Сәламәтлек
14 декабрь 2025, 14:42

Атнага дүрт әфлисун ашасаң - хроник авырулардан котылырга ярдәм итә

Яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, цитрусларны даими куллану гипертония, диабет, югары дәрәҗәдәге холестерин һәм хроник эч катулардан интегүче кешеләргә ярдәм итә ала.

Атнага дүрт әфлисун ашасаң -  хроник авырулардан котылырга ярдәм итәАтнага дүрт әфлисун ашасаң -  хроник авырулардан котылырга ярдәм итә
Атнага дүрт әфлисун ашасаң - хроник авырулардан котылырга ярдәм итә

Медицина тикшеренүләре буенча, әфлисуннарда С витамины, клетчатка, флавоноидлар һәм минераллар күп. Бу иммун системасын яхшыртуга, шикәр, май һәм басым дәрәҗәсен көйләүгә ярдәм итә.

Фруктоза булуга карамастан, әфлисуннар диабетиклар өчен файдалы булырга мөмкин. Расланганча, клетчатканың югары булуы кандагы шикәр күләменең артуын акрынайтырга ярдәм итә. Атнага дүрт әфлисун куллану начар холестерин дәрәҗәсен 10-12 процентка киметергә ярдәм итә. Көненә 200 г әфлисун кулланучы кешеләр бу проблемадан 30 проуентка сирәгрәк интегә.

Чыганак: travalekar

Атнага дүрт әфлисун ашасаң -  хроник авырулардан котылырга ярдәм итә
Атнага дүрт әфлисун ашасаң - хроник авырулардан котылырга ярдәм итә
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас