Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 декабрь , 14:07

Гонконг гриппы тарала. Сак булыйк!

   Әлеге көндә авыручыларның иң күбе Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал һәм Төньяк-Көнбатыш төбәкләрендә теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гонконг гриппы тарала. Сак булыйк!
Гонконг гриппы тарала. Сак булыйк!

   Мәгълүматларга караганда, расланган грипп очраклары саны 23,4 меңнән артып киткән. Бу исә бер атна элеккегә караганда 1,7 тапкырга күбрәк.

                                Гонконг гриппы нәрсәсе белән аерыла?

    Табиблар әйтүенчә, аның инкубация чоры нибары 1-2 көн дәвам итә.Авырукинәтбашлана: температура39,5°Cка һәманнан да югарыраккүтәрелә, көчле башавыртуы, мускулларда һәм буыннарда авырту, туңу, күзләрнеңкызаруы, күңел болгану, сирәкочракта косуһәмэч китү күзәтелә. Бер-ике көннән йөткерү, борын тыгылу һәм тамак шешү кушыла.Авыруике атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин.

   Куркыныч билгеләре түбәндәгеләр: аңны югалту яки көзән җыеру, көчле баш авырту фонында косу, тиредә таплар барлыкка килү, борын яки уртлар канау, сулыш начараю, бәвелнең кимүе.

                                       Вирус ничек йога?

    Инфекция чыганагы – авыру кеше. Вирус һава-тамчы юлы белән (йөткергәндә, төчкергәндә) һәм шәхси гигиена предметларын гомуми файдаланганда тарала.

                                   Диагностика һәм дәвалау

   Авыруны диагностикалау өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгеч тикшерү үткәрәчәк, тиешле анализлар билгеләячәк. Вирусны ПЦР-тест ярдәмендә ачыкларга мөмкин. Өй шартларында диагностика үткәрү өчен дә тестлар бар. Табиб пациентның грипп булуын раслый яки кире кага гына түгел, ә дәвалауны да билгели. Гриппның башка штаммнарын дәвалаган кебек үк, бу вируска каршы көрәштә дә тиешле препаратлар кабул итү, ял, суны күп эчү киңәш ителә.

Фото: megapteka.ru

 

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас