Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 декабрь , 23:08

Тәмәке колы булмагыз!

Никотинсыз тормыш сайлагыз!

Тәмәке колы булмагыз!
Тәмәке колы булмагыз!

Никотинсыз тормыш сайлагыз!

Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, гражданнарны тәмәке төтененнән һәм тәмәке куллану нәтиҗәләреннән яклауга юнәлтелгән дәүләт сәясәте гамәлдә булган елларда илдә тәмәке тартуны кими бара, дөрес, соңгы елларда тәмәке тартуның таралу темплары кимү һәм никотинлы башка продукция: вейплар, электрон сигаретлар, тәмәке җылыту продуктлары, кальяннар куллану арту күзәтелә.

Бу продуктларның составында югары токсик никотин булу сәбәпле, тәмәке төтенендәге токсиннар китереп чыгара торган башка авырулар да яралуы турында халык аз хәбәрдар булып кала. Моңа тәмәке компанияләре тарафыннан әлеге продукциянең агрессив маркетингы ярдәм итә, ул беренче чиратта яшүсмерләргә һәм яшьләргә юнәлтелгән.

Никотинлы продукция организмга тәмәке эшләнмәләре кебек үк зыян китерә, ә аларның зарарсызлыгы турындагы мифлар – тәмәке индустриясенең яхшы планлаштырылган ялган мәгълүматы.

Өлкәннәр арасында да, яшүсмерләр арасында да тәмәке һәм никотинлы продукция куллану дәрәҗәсен киметү көнүзәк мәсьәлә. Чөнки, тәмәке тарту онкологик, йөрәк-кан тамырлары һәм респиратор авырулар куркынычының төп факторларының берсе. Никотин һәм аның продуктлары хәтерне начарайта, иммунитетны какшата,  йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген һәм репродуктив системаның зәгыйфьлегенә китерә.

Алар артыннан куркынычын шикәр чире, башка хроник авырулары, сулыш органнары авыруларын уята, сукыраюга китерә.

Экспертлар искрәтүенчә, тәмәкедән баш тарту инде беренче сәгатьләрдә һәм көннәрдә үк файда китерә. Соңгы тәмәкене тартып ташлаганнан соң 20 минут узуга организмнан никотин чыгарыла башлый, 10 сәгатьтән канның кислород белән туенуы яхшыра, ә бер атнадан соң тиренең хәле шактый тергезелә һәм организмның никотинсыз эшләве нормальләшә. Берничә айдан соң матдәләр алмашы, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларының торышы яхшыра, эшкә сәләтлелек һәм гомуми тереклек тонусы арта. Организм тәмәкедән баш тартканнан соң бер ел узуга тулысынча тергезелә.
Яшүсмерләр арасында вейпларның популярлыгы куркыныч, ул аерым игътибар сорый. Парларны сулау үпкәләрнең җитди зарарлануына, эндокрин системаның эшчәнлеге бозылуга, бәйлелек үсешенә һәм психик сәламәтлекнең начараюына китерә. Ата-аналарга балаларның үз-үзләрен тотышын игътибар белән күзәтергә һәм аларга электрон тәмәке куллануның куркыныч булуын аңлатырга киңәш ителә. Белгечләр ассызыклаганча, никотинлы продукция активлар өчен генә түгел, ә пассив тәмәке тартучылар өчен дә куркыныч – бигрәк тә балалар өчен. Тәмәке төтенен сулау аларның тәмәке тартучы өлкәннәрдәге кебек үк авырулар барлыкка килү куркынычын арттыра.

Табиблар искәртә: тәмәке тарту-үлем очракларының иң киң таралган һәм аны булдырмый кала торган сәбәпләренең берсе. Никотиннан баш тарту – тормыш сыйфатын яхшыртуга, сәламәтлекне ныгытуга һәм озын гомерлелеккә таба бер адым.

 Сезнең сәламәтлек – сезнең кулларда. Никотинсыз тормыш сайлагыз!

Тәмәке колы булмагыз!

Фото: verxovazhskij-r19.gosweb.gosuslugi.ru

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас