Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 декабрь , 19:36

Сөлек салу файдалымы?

Башта бик куркыныч булып тоелуы ихтимал.

Сөлек салу файдалымы?
Сөлек салу файдалымы?

Башта бик куркыныч булып тоелуы ихтимал.

 

Соңгы вакытларда халык арасында сөлек салып дәвалану популярлашып китте. Бу чараны кешеләр озак вакытлар дәваханә юлларын тапап арыгач, көтелгән нәтиҗәләргә ирешә алмаган очракта сайлый. Һәм чынлап та, сөлек белән дәваланып карагач, аның файдасын таныйлар. Ә менә шул эш белән даими шөгыльләнүче белгечләр аның файдасы турында ни ди?

Әйткәндәй, сөлек салу белән бик күпләр, хәтта махсус медицина белеменә ия булмаганнар да шөгыльләнә. Бу нәрсәгә китерергә ихтимал? Куркыныч түгелме?

Табиблар фикерен туплап, бүген без сөлек салуның тулы бер картинасын тудырырга тырышырбыз.

Чыннан да, бүген бик күпләр сөлек салу белән шөгыльләнә. Беләме ул, белмиме, китаптан, интернеттан укып, рәсемнәрдән карап, үз белдеклеге белән бу эшкә тотына. Шуңа күрә гирудотерапевт һәм гирудопрактик дигән ике төшенчә бар, гирудотерапевт ул – югары медицина белеме булган кеше, аның сөлек куеп кешене дәваларга хокукы бар. Гирудопрактикның медицина белеме булмаска да мөмкин. Әлбәттә, сөлек куюга белер белмәс алынуның куркынычы бар. Чөнки сөлек ул – җан иясе, җанвар, кечкенә генә булсалар да, алар зыян китерергә мөмкин. Аны белеп эшләргә кирәк. Сөлекне артык күп кую яки кан тамырларына эләгү ихтималы бар. Үз чиратында моның тискәре йогынтысы булуы ихтимал.

Бу эштә бар таләпләр төгәл үтәлергә тиеш. Һәр организм индивидуаль, ул төрле манипуляцияләргә төрлечә җавап бирергә мөмкин. Шуңа күрә сөлекне башта аз санда гына куялар, аннары әкренләп арттыралар. Пациентлар белән даими элемтәдә тору зарур.

Бөтен авыруларны сөлек ярдәмендә дәваларга омтылучылар бар. Әмма кайсы очракта сөлек салу булыша соң?

Чынлыкта да, сөлек ярдәмендә бик күп авыруларны дәвалап була. “Хәзер бит инде XXI гасыр, медицина алга киткән чор, нинди сөлек инде ул?”дигән сүзләрне еш ишетергә була. Әма соңгы елларда исә табиблар үзләре үк сөлек салдырып карагыз әле, дип киңәш итә. Бигрәк тә гинекологлар, эндокринологлар һәм хирурглар сөлек ярдәмендә дәвалануны алга сөрә.

Сөлек салуның файдасы фәнни яктан дәлилләнгәнме? Уңай нәтиҗә ул психосоматика гына түгелме?

Ковид кичергән кешеләргә канны сыеклату өчен гирудотерапия файдасы турында күп кенә фәнни мәкаләләр ярдәм итә. Сөлек куюның файдасы фәнни яктан да дәлилләнгән. Медицина сөлеге, хәтта медицина чаралары исемлегенә кертелгән, даруханәдә ул башка дарулар белән беррәттән сатыла. Медицина университетларында да гирудотерапия кафедралары булдыру турында сүзләр бара.

Бер дәвалану курсы 6-10 сеанстан тора, елына ике курс узарга кирәк. Гадәттә, бу яз, көз, кыш айларында эшләнә. Җәй көне дә сөлек куярга ярый. Сөлек куелган урынны, аннан соң калган яраны инфекция кермәсен өчен каплап йөрергә кирәк. Сөлек салдырырга элек олылар күбрәк мөрәҗәгать итсә, хәзер бу алымгаяшьләр дә еш килә.

Сөлекне биофабрикадан алалар, алар сертификацияләнгән һәм бер тапкыр куллануга гына исәпләнгән. Куйган сөлек пациентларга калдыру рөхсәт ителә. Аны ни рәвешле утильләштерергә мөмкинлеге аңлатылырга тиеш. Әмма сөлек бер тапкыр куелуга исәпләнгән булса да, искәрмә бар. Шул ук бер кешегә шул сөлекне 4-6 айдан кабат куярга мөмкин. Алар бу вакыт эчендә кешедән алган канны эшкәртеп бетерә һәм кабат ачыккан була. Ач булса гына алар кабат кеше тәненә ябыша.

Гирудотерапия гинекологиядә актив кулланыла. Сөлекне вагиналь кую нинди нәтиҗәләр бирә? Хатын-кызларны бу куркытмыймы? Хатын-кызларга вагиналь кую бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Ул профилактика өчен дә яхшы, барлыкка килгән хатын-кыз авыруларыннан да котылырга ярдәм итә. Әлбәттә, бу башта бик куркыныч булып тоелуы ихтимал. Әмма куркырлык бер сәбәп тә юк. Бу бер дә авырттырмый, куйганда гына берникадәр уңайсыз булуы мөмкин. Дәвалау процедурасы тиз уза. Егерме минуттан сөлек үзе төшә.

Фото: giport.ru

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас