Быел кыш соңлап килә, диләр. Әлегә салкын да, кар катламы да, чеметеп ала торган кышкы җилләр дә сизелми. Шулай булуга карамастан, җәмәгать транспортында булсынмы ул, кибетләрдәме, төчкергән, ютәлләгән кешеләрне күрсәк, сагаеп калабыз – грипп түгелме? Бәлки, прививка ясатыр вакыт җиткәндер? Әллә соңладыкмы инде?
Шушы көннәрдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында грипп һәм аннан саклану чаралары, прививка ясатуның мөһимлеге, аны ясату сроклары турында фәһемле сөйләшү булды. Анда республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимулина, СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Айгөл Галиева, Роспотребнадзорның БР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Шакирова, журналистлар катнашты. Гәзит укучыларыбызга әлеге сөйләшүнең мөһимлеген җиткерәсебез килә.
“Башкортстангагриппкакаршы өстәмә 403 мең доза вакцинабирелде.Күпелларэчендәберенче мәртәбә республика җирле халыкны вакцинацияләүнең максималь бусагасына ирешәчәк, - дип башлады сөйләшүне Елена Галимуллина. – Быелколлективиммунитетформалаштыруөченвакцинацияләү буенча чаралар август аенда ук башланды – гриппка каршы беренче вакциналар алынды.
Безнең республикада 4 миллионнан артык кеше яшәвен исәпкә алып, 2 миллион 438 мең гражданга вакцина ясалырга тиеш. Коллектив иммунитет формалаштыру өчен башта сәламәтлек саклау министрлыгына гариза бирәбез, аннары безгә вакциналар җибәрәләр. Бүгенге көнгә республика 1,9 миллионнан артык доза алды”.
Беренче вакциналарны балаларга һәм йөкле хатыннарга прививка ясауга юнәлдергәннәр.
Елена Галимуллина әйтүенчә, үткән елда йөкле хатыннарга 100 процент прививка ясалган. “Быел да 100 процент булды — бу 10 мең хатын-кыз дигән сүз. 667 мең балага прививка ясыйбыз. Процентлар теле белән әйтсәк, бу 98% була. Күпьеллык күзәтүләр күрсәтүенчә, гриппка каршы прививка ясатучылар авыруны җиңелрәк үткәрә, өзлегүләр бик булмый".
Гриппка каршы торуның иң яхшы чарасы – аны профилактикалау. СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Айгөл Галиева матбугат конференциясендә грипп вирусының куркыныч булуы турында хәбәр итте:
"Грипп вирусы өзлегүләргә китерүе белән куркыныч. Үлемгә китерергә мөмкин булган иң начар өзлегү – үпкә ялкынсынуы яки пневмония. Ул бик авыр чир. Кешенең сулыш алуы авырлаша. Хәтта нәтиҗәле антибактериаль терапия дә ярдәм итмәскә мөмкин. Безнең күзәтүләр буенча, вакцинацияләнгән кешеләрдә грипп җиңелрәк үтә, өзлегүләр дә сирәгрәк очрый. Вакцинация – ул кешене грипптан саклый торган бердәнбер корал".
Үпкә ялкынсынуының авыр формасыннан тыш, грипп вирусы отит һәм синусит кебек өзлегүләргә китерергә мөмкин. Алар баш мие ялкынсынуын, ягъни менингит китереп чыгарырга мөмкин. Хроник авырулары булганнар да – хәвеф төркемендә.
Роспотребнадзорның БР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Шакирова да үз фикерен җиткерде:
"Ноябрь уртасында грипп арта башлый, декабрьгә беренче дулкынның иң югары ноктасына җитә. Без респиратор инфекцияләрнең 19 меңнән артык очрагын теркәдек. Алар арасында – 50 проценты балалар. Класслар карантинга ябыла. Бу атнада төрле мәктәпләрдә биш сыйныфны яптык. Барлык чаралар планлы һәм авыру таралуны булдырмауга һәм киметүгә юнәлдерелгән. Вакцинация ел саен үткәрелә. Вирусларның үзгәреп торуы – фаразлана торган күренеш.
Вакцинацияләү кампаниясе, кагыйдә буларак, 1 декабрьдә тәмамлана, әмма 31 декабрьгә кадәр без кайбер сәбәпләр аркасында өлгермәгән халыкка прививка ясыйбыз, - диде Елена Шакирова. - Вакцина җитәрлек күләмдә. Бүгенге көндә ресаубликада 2 миллионнан артык кешегә прививка ясалган. Бу начар күрсәткеч түгел, әмма аны арттырырга кирәк, чөнки без әлегә 60 процентка ирешмәдек”.
Республикада өч вакцина бар — “Ультикс квадри”, “Совигрипп” һәм “Флю-М”, дип хәбәр итте СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Айгөл Галиева. "Барлык вакциналар да үзара бер-берсен алыштыра ала, аларның составы яңартыла. Вакцинациядән соң 14-21 көннән антитәнчекләр эшләп чыгарыла һәм алар 6-12 ай саклана. Барысы да организмның иммун реактивлыгына бәйле".
Спикерлар республикада яшәүчеләрне прививка ясарга, организмны авырулардан һәм мөмкин булган өзлегүләрдән сакларга өндәде.