Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 ноябрь , 14:45

Зарядка – ул яхшы кәеф, көч һәм сәламәтлек!

Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә инде бер ел дәвамында “Зарядись” дигән искиткеч проект – учреждениенең беренчел профсоюз оешмасы актив катнашылында үткәрелә торган көндәлек зарядкалар эшли.

Зарядка – ул  яхшы кәеф, көч һәм сәламәтлек!
Зарядка – ул яхшы кәеф, көч һәм сәламәтлек!

Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгендә (алга таба – Үзәк) инде бер ел дәвамында “Зарядись” дигән искиткеч проект – учреждениенең беренчел профсоюз оешмасы актив катнашылында үткәрелә торган көндәлек зарядкалар эшли.

   Файдалы башлангычның инициаторы – үзәкнең  баш табибы А.В. Мамаева, ә идеяне профсоюз комитеты энтузиазм белән хуплый. Шулай итеп, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген ныгытуның корпоратив программасы кысаларында мөһим иртәнге ритуал – унбиш минутлык зарядка барлыкка килде. Мондый практика эш көне дәвамында физик активлыкны саклап калырга ярдәм итә, тонуста тота, игътибарны күтәрергә, кәефне яхшыртырга ярдәм итә.

– Без һәр иртә зарядка ясыйбыз, төрле активлыкларны чиратлаштырабыз: болар - кардио, көч күнегүләре, ЛФК, – дип сөйли беренчел профсоюз оешмасы рәисе Гөлсия Солтанова. - Мондый зарядка физик активлыкның түбән булуына каршы көрәшергә һәм хроник йогышлы булмаган авырулар куркынычы факторларын киметергә ярдәм итә. Моннан тыш, җылыну мускулларның киеренкелеген киметә, кәефне яхшырта һәм көн буена җитәрлек уңай кәеф бирә.

   Зарядкаларны үзәкнең ике инструкторы – Гөлсия үзе һәм врач-эпидемиолог, дипломлы тренер Анна Надеждина үткәрә.

- Зарядкаларны әзерләгәндә без Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм профилактик медицина фәнни-тикшеренү үзәге сайтындагы материалларны өйрәндек һәм аннан берничә файдалы күнегү алдык, – дип сөйли Анна. – Калганында  үз эшләнмәләребезгә һәм идеяләребезгә таянабыз. Шунысын да ассызыклыйсым килә: эш урынында ясый торган гимнастика – сәламәтлекне һәм эшкә сәләтлелекне саклау өчен заманча һәм нәтиҗәле корал. Гади күнегүләр – кулбашларны хәрәкәтләндерү, башны уңга-сулга авыштыру, гәүдәне салмак кына бору өчен берничә минут та җитә. Бу хәрәкәтләр умырткалыкны ныгытырга, кан әйләнешен яхшыртырга һәм мускуллар киеренкелеген бетерергә булыша.

    Хезмәткәрләр сораштыруыннан күренгәнчә, даими дәресләрнең нәтиҗәсе инде сизелә: коллективта күтәренке рух, күтәренке кәеф  барлыкка килгән. Физик активлык темасы бик актуаль: респондентларның 52,67% ы моңа кадәр физик яктан актив булмавы турында хәбәр иткән, әмма активрак булырга омтылуларын белдергән.

    «Зарядись» проекты сәламәтлекне ныгыту һәм файдалы гадәтләр формалаштыру буенча төбәкнең иң яхшы тәҗрибәләре арасына керде. Без барысын да «Зарядись» проектына кушылырга чакырабыз!

 #здоровыйсотрудник02 

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас