Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 ноябрь , 22:23

"Ясалма бөер" күп гомерләрне коткара

Диализ – ул канны ярымүткәргеч мембрана аша диффузияләү ярдәмендә уремик токсиннардан чистарту.

"Ясалма бөер" күп гомерләрне коткара
"Ясалма бөер" күп гомерләрне коткара

Диализ – ул канны ярымүткәргеч мембрана аша диффузияләү ярдәмендә уремик токсиннардан чистарту.

 

 Гемодиализ – ул «ясалма бөер» аппараты ярдәмендә канны зарарлы матдәләрдән: мочевинадан, креатининнан, агулардан, дару препаратларыннан, метил һәм этил спиртыннан, шулай ук артык натрий, калий, кальций һәм судан арындыру.

Нинди сәбәпләр бу диагнозга китерә һәм тормыш дәвам итсен өчен табиблар нинди ярдәм күрсәтә? Бөерләр организмда нинди функция үти? Алар авыртса нишләргә? Нефрологка кайчан мөрәҗәгать итәргә? Шушы һәм башка сорауларга җаваплар һәм алтын киңәшләр бирүче, чирек гасыр дәвамында кешеләр гомерен озайтучы, гемодиализ бүлеге мөдире, нефролог Алмаз Фатыйхов белән бүген шул хакта сөйләшербез.

– Саумысыз, Алмаз Әзһәрович. Күп еллар элек безнең редакциягә бик хөрмәтле авторыбыз килеп йөри иде. Ул Уфага кунакка гына яки “һава алышытырып” кайту өчен килми иде... Каләм тибрәтергә яратучы бу авторыбыз дәваханәгә гемодиализга килеп, аена бер булса да редакциягә кереп, хәлләр белешеп, иҗатын калдырып китә иде. Без үз чиратыбызда аның хезмәтләре вакытында басылуын аерым игътибарда тота идек. Шулай аңа бераз ярдәм итәбездер кебек тоела иде. Алмаз Әзһарович, сөйләгез әле, нәрсә ул гемодиализ, нинди сәбәпләр аңа китерә һәм нинди дәвалау ысулы ул? Бөердәге проблемаларның беренче билгеләре нинди? Гемодиализ үткәрүгә кайбер күрсәтмәләр бармы?

– Хәерле көн, “Өмет”не укучы дуслар. Бүген бу җитди проблема турында  җентекләп сөйләшеп алырбыз.

Әгәр: иртәнгә шешенү, бигрәк тә бит һәм аяклар шешенә; кинәт кенә бәвел күбекле, алсу төстә һәм кушылмалар белән килә башлый; бил сызлый, ләкин гадәти киеренкелектән түгел,  еш кына температура да күтәрелә; кан басымы кинәт күтәрелә һәм гадәти дарулар белән төшми; даими яхшы йокласагыз да, арыганлык, хәлсезлек хисе; сәбәпсез косасы килә, аппетит югала икән, бу бөерләрнең сәламәтлеге какшавы турында беренче билгеләр.

Гемодиализ үткәрүгә кайбер күрсәтмәләр бармы? Бар. Әлбәттә, гемодиализ өчен җитди сәбәпләр булырга тиеш. Алда санаган билгеләрне терминнарга күчереп әйтсәк: органнар канны чистарта алмаган терминаль стадиядә хроник бөер җитешсезлеге; канда мочевина, креатинин һәм калийның югары күрсәткечләре; бәвел кудыргыч препаратлар кабул иткәндә дә үтми торган катлаулы шешенүләр; интоксикация - даими хәлсезлек, күңел болгану, косу, аң бозылу; дарулар ярдәмендә дә купировкалап булмаган, контрольдә тотылмаучы югары кан басымы. бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, бәвел яки канның гомуми анализын тапшырыгыз. Бу бөерләрнең сәламәтлеген тикшерүнең иң гади ысулы. Барлык сәбәпләр анализ тапшыргач ачыклана һәм дәвалану кирәклеге билгеләнә. Гемодиализ кирәклеге яки кирәкмәве турында карарны һәрвакыт табиб кабул итә. Ул пациент өчен аның хәвефле якларын һәм файдасын бәяли.

Диализ, мәгълүм булуынча, бер генә төрле түгел. Кайсысы катлаулырак?

– Медицина практикасында бөер җитешсезлеген дәвалауның – диализның ике төре бар һәм һәр алымның үз плүсләре һәм минуслары бар. Әйтик, гемодиализ. Гемо - кан, диализ бүленә, чистару дигәнне аңлата. Ул «ясалма бөер» аппараты ярдәмендә үткәрелә. Процедура вакытында организмнан агулы матдәләрне чыгару белән канны чистарту бара. Процедураны үткәрү өчен пациентның кан тамырларына керү мөмкинлеген ачалар.  Перитонеаль диализ — ул канны чистартуның альтернатив ысулы, ул вакытта мембрана сыйфатында пациентның корсак куышлыгы (брюшина)  файдаланыла. Процесс җайлырак һәм аны өй шартларында мөстәкыйль рәвештә үткәрергә дәмөмкин.

Диализ процессы нинди рәвештә бара?

– Диализ – ул канны ярымүткәргеч мембрана аша диффузияләү ярдәмендә уремик токсиннардан чистарту. Диффузия ысулы белән юк ителүче токсиннар күбесенчә түбән молекуляр кушылмаларга керә (молекуляр авырлыгы 500 га кадәр). Ә аннан зуррак токсиннар начаррак чыгарыла, ләкин алардан арыну өчен дә югары үткәрүчәнлектәге мембраналар һәм югары агымлы гемодиализ, шулай ук гемодиафильтр куллану белән бәйле билгеле мөмкинлекләр бар.

Гемодиализда фильтр урынына диализатор кулланалар. Гемодиализ атнасына 3 тапкыр ясала, ул 4-5 сәгать дәвам итә. Биш сәгатькә тулса, ул нык яхшы нәтиҗә бирә. Әмма бездә пациентлар күп булу сәбәпле, 4 сәгатьтән арттыра алмыйбыз.

Диализның максаты киң аңлатыла: барыннан да элек — бөер функцияләрен югалткан пациентларда озын гомерне тәэмин итү һәм аның сыйфатын саклау. Тар планда –  уремик токсиннарга карата бөерләрнең бүлеп чыгару функциясен максималь алмаштыру, электролит кислота-селте балансын нормальләштерү. Бөерләрне болай тазарту тормыштан канәгать булып яшәрлек кәеф һәм арытаба авыру көчәюдән сакланырга, аны киметергә ярдәм итә. Кайбер очракларда диализның вакытын озайту һәм аны ешрак үткәрү таләп ителергә мөмкин. Безнең бер пациенткабыз бар, ул менә 32 ел инде гемодиализга йөри. Бу процедураны бездән начаррак белми хәзер.

Гемодиализ һәм перитонеаль диализның максатлары бертөрле: агулы матдәләрне һәм суны бетерү буенча бөерләрнең төп функцияләрен мөмкин кадәр күбрәк алыштырырга кирәк. Бүгенге көндә диализ-бөер җитешсезлеге булган кешеләргә гадәти эшләр белән шөгыльләнүне дәвам итәргә форсат бирүче куркынычсыз процедура.

 – Диализатор нинди җайланма ул?

–Диализатор-ул канны чистарту җайланмасы. Ул хәзер бик заманча уңайлы аппаратның бик мөһим өлеше. Диаметры 0,2 мм га кадәр җиткән ярымүткәргеч мембранадан ясалган күпсанлы көпшәчекләр урнаштырылган пластик савыттан гыйбарәт. Бу көпшәчекләр капиллярлар дип атала. Капиллярларның гомуми мәйданы 2,5 м2 га кадәр җитәргә мөмкин. Гадәттә нәтиҗәле диализ өчен 1,5 тән 2,0 м2 га кадәр мәйдан җитә. Процедура вакытында көпшәләр эчендә кан ага, ә тышкы яктан алар диализацияләүче эремә белән юыла. Шулай итеп, канны уремик токсиннардан, калийдан, фосфордан һәм судан арындыру бара.  Республикабызда беренче гемодиализ бүлеген ачучы, беренче диализ алымнарын кулланучы белгеч Мәчтүрә Сакаева була. Ул вакытта аппаратлар көчсез, бик гади булса да, кешеләргә беренче ярдәм мөмкинлекләре ачыла. Беренче диализаторлар бер зур өстәлне биләп торган. Һәр пациентны кабул иткәч, юып әзерләү өчен 2-3 сәгать кирәк булган. Хәзер барысы да заманча.

– Диализацияләүче эремә, дидегез. Ул кан составына кушылмыймы?

– Диализның ике методында да каннан агулы матдәләрне алу өчен диализацияләүче эремә кулланыла. Өстәвенә, үзенең электролит составы буенча ул сәламәт кешенең кан составына якын, шуңа ул куркынычсыз һәм бөер җитешсезлеге аркасында үсеш алган дисбалансны төзәтергә мөмкинлек бирә. Мондый эремәләрне югары дәрәҗәдә чистартылган химик компонентлар (кислота концентраты һәм бикарбонат) нигезендә ясыйлар. Диализлаучы эремәне турыдан-туры әзерләү белән «ясалма бөер» аппараты шөгыльләнә, ул концентратларны диализ өчен су белән индивидуаль бирелгән параметрлар буенча куша.

Гемодиализ вакытында кан алына һәм бәдәнгә кире кайтарыла. Ул ничек эшләнә?

– Кан алу һәм кире кайтару бөерне алмаштыру терапиясенең төп тезисы — гемодиализ белән дәвалауның нәтиҗәлелеге кан агымының тизлегенә бәйле. Гемодиализның сыйфатын диализаторга канны тиз бирү билгели. Шуңа күрә хроник гемодиализ үткәрүнең иң мөһим шарты – җитәрлек кан агымын тәэмин итү (300 мл/мин һәм аннан да югарырак). Диализдан чыккан кешенең куллары бинт белән бәйләнгән була. Диализны үткәрү өчен өстәге веналар белән артерияне тоташтыралар. Кан артериядән алына һәм венага тоташа. Бу кан әйләнешен тизләтер өчен эшләнә. Бу артерно-веноз физстула дип атала. Анда ике энә кадала, аның берсе канны ала, кан чистарлып үтә һәм икенчесе аша организмга кайта. Фистула булдырганчы гемодиализ ысулы вакытлыча куелган умрауасты катетеры аша үткәрелә, әгәр дә инде кан тамырлары яхшы булмавы сәбәпле фистула формалаштыру кыен булса, протез яки перманент катетр кулланыла.

Кан тамырларыннан файдалану мөмкинлеген формалаштыру белән хирурглар шөгыльләнә, аларның белеме һәм тәҗрибәсенә аның уңышлы узуы турыдан-туры бәйле.

Процедура вакытында авыруның хәле катлауланган очраклар буламы?

–Бу чагыштырмача сирәк күренеш һәм бүгенге көндә алардан тулысынча котылып булмый. Кагыйдә буларак, алар берникадәр фаразлана, пациентның үзенчәлекләре һәм процедураның бирелгән режимы белән бәйле. Аларга гипотония, көзән җыеру, күңел болгану керә, кан басымы күтәрелүе дә ихтимал. Процедура белән турыдан-туры бәйле начар эффектларны һәм бөер җитешсезлегеннән өзлегүләрне аерырга кирәк.

Диализ бөер авыруын дәваларга ярдәм итәме?

– Диализ бөерләрнең зарарлануына китергән авыруны дәваларга һәм аларның функциясен торгызырга сәләтле түгел. Аның төп бурычы — югалткан функцияләрне алыштыру. Ул пациентларның гомерен күп елларга озайта, бу эшне уңышлы башкарып чыга. Бөерләр безнең канны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта, организмнан эшкәртелгән матдәләрне чыгара. Моннан тыш, алар кислота-төп, су, электролит һәм углевод балансын көйләүдә катнашалар. Бөерләр эшчәнлеге бозылу тиз арада кешенең халәтендә чагыла. Шул ук вакытта башка органнарның эшчәнлеге бозылу бөерләрнең функциясенә дә йогынты ясый. Әйтик, пациентлар операциядән соң яки авыр җәрәхәтләрдән соң  зур кан югалта. Һәм бөерләр бу патологик халәтләргә беренче булып җавап бирә. Чөнки кан югалту, сыеклык кытлыгы бөер тукымасының ишемиясенә китерә. Еш кына без бөерләрнең икенчел зарарлануы белән эш итәбез. Мондый пациентларга без бөерне алмаштыру терапиясен – гемодиализ кулланабыз.

Бөер җитешсезлеге дәвалануга киртә тудырмыймы?

–Диализны менә нәкъ шул бөерләре өлешчә яки тулысынча үз функцияләрен башкара алмаган пациентларга билгелиләр. Мондый халәтне бөер җитешсезлеге дип атыйлар һәм аны ике төргә бүләләр: беренчесе, кискен бөер җитешсезлеге. Без, табиблар, аны башкача – кискен бөер зарарлануы дип атыйбыз. Авыру бик тиз үсә ала һәм бөерләрнең функциясен тулысынча тергезергә дә мөмкин.

Хроник бөер җитешсезлеге ул табиблар куллана торган заманча термин — бөерләрнең хроник авыруы. Ул вакытта диализ күрсәткечләре авыруның 5нче стадиясендә барлыкка килә. Кайбер очракларда табиб бер караудан зарарлануның кире кайтарылмаслык дәрәҗәдә булуын ачыклый. Ачыкланып бетмәгән очракларда 3 айга кадәр вакыт була, шуннан соң гына хроник бөер авыруы турында тәгаен әйтеп була. Бөер җитешсезлеге булганда диализ процедурасына зур бурыч йөкләтелә, ул бөерләрнең яшәү өчен мөһим функцияләрен алыштырырга тиеш!

"Ясалма бөер" күп гомерләрне коткарды. Әмма гемодиализ - ул катлаулы инвазив процедура, аны бары тик катгый күрсәтмәләр буенча гына үткәрәләр. Ул пациенттан гаять зур сабырлык та таләп итә.

Бу проблемага тарымас өчен бөер сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәк. Беренче чиратта, барлык организмның һәм бигрәк тә бөерләрнең эшенә тискәре йогынты ясый торган спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга, тозлы, кыздырылган, тозланган һәм маринадланган продуктлар күләмен киметеп, диета сакларга, шулай ук су эчү режимын сакларга кирәк. Сәламәт кешегә 1 кг тән авырлыгына кимендә 30 мл сыеклык эчәргә кирәк. Һәм бу чәй дә компот яки каһвә дә түгел, ә чиста су. 70 кг гәүдә авырлыгы булган кешегә кимендә 2 литр сыеклык эчәргә кирәк. Спорт белән шөгыльләнергә. Көненә 15 минут булса да җәяү йөрергә кирәк, иң яхшысы 10000 адым ясарга, ул 8 чакрым ара.

Даруларны азрак кулланырга кирәк. Кояш астында тиешеннән артык күп йөрмәскә, аякларны өшетмәскә. Көз көннәрендә бигрәк тә, әле җылы, әле суык – баш киемен киеп йөрергә. Тонзиллит, гайморит, хроник инфекцияләрне вакытында дәваларга.Кан басымын карап торырга. Әмма әз генә күтәрелүгә даруга ябышмаска. Электрон тонометрлар еш кына алдый, аларның үзләрен белгечтән елына бер тикшертеп алырга кирәк. Елына бер медосмотр үтәргә. Иң гади ысул – бөер чирләре бармы юкмы икәнлеген ачыклау өчен кан, бәвел анализы тапшырырга һәм УЗИ үтәргә. Авыр физик эшләрдә, бигрәк тә, заводларда эшләгәндә бәвел бүленеп чыгу чирләре, инфекция еш була. Чирләр шикәр чире алып килә. Алар арасында сөяк чирләре, остеопороз еш очрый.

Диализ белән кайчан дәвалый башлыйлар.

– Иң куркынычы, канда калий зур булса иң төп ярдәм чарасы булып гемодиализ кала. Ул очракта составында калий булган дарулар кулланырга ярамый. Калий артса, йөрәк тибеше кими, ул йөрәкне туктатырга да мөмкин. Бәдәндә зур сыекча күләме җыелса, кеше күп йөри икән, аяклары шешә. Әгәр тик ятса, корсак куышлыгында җыела. Вакытында врачка мөрәҗәгать итми, 20 литрга кадәр дә җыелган очраклар була.

Тагын ацидоз сәбәбе бар, ул азот шлаклары, ит азыклары аксым күп ашаганда барлыкка килә.Диализга кадәр ит азыкларын киметергә киңәш итсәк, диализда инде ул ризыкларны ашауны чикләмибез.

 

Диализ бөерләр эшчәнлеген торгызганчы кулланылучы вакытлыча чарамы?

– Бөерләрнең кискен зарарлануына төрле сәбәпләр китерү ихтимал.Кайбер очракларда (җәрәхәтләр, агуланулар, инфекцияләр) бөерләрнең функциясе вакытлыча нык кимергә мөмкин, һәм диализ аларның эшен торгызганчы вакытлыча чара буларак билгеләнергә мөмкин. Бу карарны табиб кабул итә.

–Гемодиализга каршы күрсәтмәләр бармы?

–Әйе, кайбер күрсәтмәләр бар. Аларга: авыр йөрәк җитешсезлеге, кан күләменең кискен үзгәрүе пациентның хәлен начарайтырга мөмкин; организм нык көчсезләнгән соңгы стадияләрдә онкология авырулары; авыр инфекцияләр, кан зарарлану.

Перитонеаль диализ кирәклеге турындагы карар пациентның торышына һәм медицина киңәшләренә бәйле. Әйтик, түбән кан басымы (гипотония) — процедура вакытында каннан бик күп сыеклык тиз алынса, артериаль басым кискен төшәргә мөмкин; мускуллар тартышуы – кандагы электролит балансының үзгәрүе авыртулы мускул спазмнарына китерергә мөмкин; күңел болгану һәм косу –кайбер пациентларда процедура вакытында яки аннан соң күзәтелә ул; баш авырту — кан күләмендәге һәм электролитлар составындагы үзгәрешләр кайвакыт баш авыртуларын китереп чыгара.

–  Бөер авырулары нәселдән киләме?

– Килә. Әти-әнидән балаларына күчүчәнлек күзәтелә. Бездә бер очрак булды, бик зыялы, акыллы ир кеше гемодиализга йөрде. Озын буйлы спортчы улы аны озата килә иде, бик тәрбияләп йөрде.  Әмма нибары 45 яшендә үзе диализга килде. Шуңа күрә, тикшеренеп торырга кирәк, кайчан килеп җитәрен әйтеп булмый, төрле яшьтә булуы ихтимал, бөер авырулары да яшәрде һәм еш очрый. Кисталар килеп чыга. Алар бөерләрне кыса.

  • Озак эссе мунча керү, күп чабыну бөереләр эшчәнлегенә йогынты

ясыймы?

– Кайда да алтын урталык бар. Мунчаны озак һәм күп керү дә файдалы түгел, тозлар чыга, кан куера, тромблар ясала.

–Гемодиализ түләүле процедурамы. Аппаратка бәйле туристка сәяхәт иткәндә ярдәм күрсәтеләме?

– Гемодиализ бездә бушлай ясала. Бу сырхаулар гомергә аппаратларга бәйле. Мин эшли башлаган елларда Уфада ике генә урында: РКБда һәм Кардиоүзәктә гемодиализ үзәкләре эшли иде. Сабыйлар өчен Республика балалар дәваханәсендә бар иде. Өлкәннәр арасында диализ көткән 700 гә якын сырхау бар иде. “Лист ожидания” белән барысы да аппаратка эләкми иде. Ул елларда бик зур проблема иде гемодиализ. Хәзер һәр районда бәләкәй булса да үзәкләр бар. Ә теге елларда, чарасызлыктан, көненә чикле күләмдә эшлисе Германия аппаратларын көне буе әйләндерә идек.

Яңавылдан бер абзый килеп йөреде. “Гомерем электричкада үтә”, ди иде. Ул вакытта машиналар юк иде. Ничек тә диализга эләгергә, яшәргә тырышалар иде. Хәзер Яңавылда да диализ үзәгендә 5 аппарат бар. 2014 елдан башлап, бөтен зур районнарда диализ үзәкләре булдырылды. Кырмыскалыдан да 10 кеше атнасынга 3 тапкыр юл михнәтләре күреп йөри иде. Хәзер анда да 8 аппаратлы үзәк эшли. Аны ачарга бардым, пациенталырыбыз килде.

Сәяхәт итәргә яратучыларны ил эчендә бушлай дәваланачаклар. Иң мөһиме, чит регионнар килсә, буш аппаратлар булсын. Алдан хәбәр итәргә кирәк. Сырхаулар санына карап, график төзелә. Чит илләргә чыгучылар исә долларларын күтәреп бара инде. Анда зур-зур үзәкләр бар.

  • Саф туган телебездә шундый катлаулы теманы ачып бирүегез өчен

зур рәхмәт сезгә Алмаз әфәнде. Элек Уфа юлын тапаган дусларыбызның исән-сау булып, Уфа чапмый, үзләрендә уйңайлы шартларда дәвалануы сөенечле хәл. Ходай чир бирмәсен. Үзегез сәламәт булып, киләчәктә дә кешеләргә ярдәм итеп яшәргә насыйп булсын.

Алсу Гәрәева әңгәмәләште.

"Ясалма бөер" күп гомерләрне коткара
"Ясалма бөер" күп гомерләрне коткара
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас