Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 ноябрь , 14:35

Күпме гранат ашарга?

  Гемоглобин түбән, канда тимер аз булса, табиблар гранат ашарга куша. Көненә күпме гранат ашарга кирәк соң?

Күпме гранат ашарга?
Күпме гранат ашарга?

    “Гемоглобиның түбән, каныңда тимер аз, гранат аша”, диде миңа табиб. Тимер күләме нормада булсын өчен көненә күпме гранат ашарга кирәк соң? Белгеч аңлатсын иде. Гемоглабин түбән булудан интеккән танышларым бар. Аларга да әйтер идем.

                                        Гүзәлия.

    Гранат көзен, кышын иң популяр ризык булып санала. Аны табигый витаминнар комплексы дип саныйлар һәм күпләр гранат организмда тимер җитмәүне хәл итә, дип ышана. Бу чыннан да шулаймы? Нутрициолог Виктория Малеевага бу уңайдан үз фикерен җиткерә.

   Чынлап та гранатта тимер бар, әмма бик күп күләмдә түгел. Белгеч аңлатуынча, гранатның 100 грамм йомшагында бу микроэлемент нибары 0,3-0,4 грамм гына. “Гранат тимернең төп чыганагы түгел, әмма аның кыйммәте башка нәрсәдә. Грантта С витамины күп, һәм ул башка ризыклардагы тимерне үзләштерергә булыша”, – дип аңлата Малеева.

   Тимернең көнлек ихтыяҗы – гел бер төрле генә сан түгел, һәм ул җенескә, яшькә, кешенең физиологик халәтенә бик нык бәйле. Нутрициолог аңлатуынча, бала табу яшендәге хатын-кызлар өчен норма – көненә якынча 18, ә ир-атлар өчен якынча 8 мг, ә йөкле хатын-кызларга, яралгы дөрес үссен өчен, 27 мг кирәк. Димәк, бу кадәр ихтыяҗны бары тик гранат ашап кына җыеп булмый.

   Көнлек норманы ябар өчен күпме гранат ашарга кирәк соң? “Әйтик, 100 грамм гранатта 0,4 мг тимер бар, ди. Хатын-кыз үзенә кирәкле 18 мг тимерне алсын өчен 4500 грамм, яки 4,5 кг гранат ашарга тиеш! Ир-атлар өчен бу сан азрак, әмма барыбер – 2 килограмм чамасы”, – дип аңлата белгеч.

   Нәтиҗәдә, гемоглобинны гранат ашап кына күтәреп булмый, һәм бу дөрес тә түгел. Бу кадәр күләмдә ризык ашкайнату системасына гаять зур нагрузка бирә һәм көндәлек рационда мөмкин хәл дә түгел. Тимер күләмен нормада тоту өчен нутрициолог бу микроэлемент күп булган ризыкларга игътибар бирергә куша. Болар – бозау ите, бавыр, күркә ите. Кузаклылардан – шпинат , кабак төшләре, җимешләрдән - финик, инжир. Боткалар да файдалы.

    Үсемлек ризыкларындагы тимер яхшы үзләштерелсен өчен, аны С витамины белән бергә ашарга кирәк. Һәм менә монда гранат кулланырга була да инде.

 

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас