Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 ноябрь , 18:23

Прививка ясаттыңмы?

Башкортстанда 1,5 млн. кеше грипттан прививка ясаткан.

Прививка ясаттыңмы?
Прививка ясаттыңмы?

 

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә гриппка каршы вакцинация турында сөйләштеләр. Коллектив иммунитет булсын өчен халыкның 60 процентына прививка ясарга кирәк. Бу 2,4 млн. кеше дигән сүз. Республикага 1,9 млн. доза дару кайтарылган, өстәмә тагын 403 мең кайтачак. Бу халыкның 59 процентына җитәчәк. Бу турыда республика сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Роберт Иштуков сөйләп үтте.

Ноябрь аена 942 мең олы кеше, 622 мең бала прививка ясаткан. Бәби көткән 10 мең хатын-кызга тулысынча ясалган.

Роберт Иштуков әйтүенчә, прививкалар прививка кабинетларында, ФАПларда һәм табиб амбулаторияләрендә ясала. Өстәмә 85 прививка бригадасы йөри. Вакцинациягә “Госуслуги” порталы аша язылырга мөмкин.

Чыганак: glavarb.ru

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас