Шулай ук «Авраам агачы», «монах борычы» яки «гади чыбык»(Vitex agnus castus) дип тә атыйлар аны.
Биеклеге биш метрдан алты метрга кадәр җитә торган бу куак суга якын урыннарда үсүне өстен күрә. Аның озын сабакларында аскы ягында бәрхеттәй төкләре булган бармак формасындагы яфраклар була. Зур булмаган чәчәкләре бергә җыелган һәм шәмәхә, алсу, тонык зәңгәр яки ак төстә булырга мөмкин. Кызгылт-кара җимешләре октябрь-ноябрь айларында өлгерә һәм кукуруз чәкәне зурлыгына җитә. Изге Витекс бөтен Урта диңгез төбәгендә, Көньяк-Көнбатыш Азиядә һәм Кырымда үсә.
Вакланганҗимешләренмонахлар борычныалыштыруөчен файдаланган(«монах борычы» исеме дә шуннан килеп чыккан). Куаклыкның җимешләре тышкы кыяфәте белән дә, тәме белән дә чын-чынлап борычны хәтерләтә.Монахлар үсемлекнең үзләре өчен көтелмәгән “файдасын” да ачыклаганнар (куакның латинча Agnus castus атамасы «гыйффәтле бәрән» дип тәрҗемә ителә) һәм ул инде борынгы заманнардан ук җенси теләкне тыю өчен кулланылган.
Безнең эрага кадәр IV гасырда ук Гиппократ, заманча медицинаның атасы, кан китүгә каршы көрәшү һәм бала тапканнан соң плацентаның кубуын тизләтү өчен үсемлекнең яфракларын шәраб белән бутарга киңәш иткән.
Урта гасырларда изге витекс гинекологик авыруларны һәм, гомумән, хатын-кызлар авыруларын дәвалау өчен кулланылган. Бу дару үсемлеге хәзерге гинекологиядә дә киң кулланыла. Үсемлекнең өлгергән киптерелгән җимешләреннән алынган экстрактлар күрем циклы бозылуны нормальләштерә, күрем алды синдромы симптомнарын җиңеләйтә һәм күрем циклы (мастодиния) белән бәйле күкрәк авыртуларын дәвалый.
Бу даруүсемлегешулай ук балага узуга ярдәм итә ала, чөнки еш кына балага уза алмауның сәбәбе гормональ тайпылышлар белән бәйле була.Үсемлекэкстрактларыкүремциклынкөйләүгәһәм шул рәвешле йөккә узуга ярдәм итә ала.
Бүген даруханәләрдә тәкъдим ителгән “Мастодинон®” һәм “Циклодинон®” үсемлек препаратлары изге витекс кулланып җитештерелә һәм күпләр аларның файдасын күрә.
Фото: luxseeds.ru