Балаларның елмаюы – тормышта иң мөһиме.
Радий Хәбиров: "Балаларның елмаюы – тормышта иң мөһиме. Бу елмаюларның сәламәт булуы икеләтә яхшы. Без, өлкәннәр, Башкортстанда шулай булсын өчен бик тырышабыз.”
Кадерле дуслар, сезнең әти-әниләрегез сәламәтлегегез турында гел кайгыртып тора, шулаймы? Сез сәламәт булсагыз, өйдә дә күңелле. Бала сырхаулап торса, гаиләдә барысы да борчыла. Әгәр дә баланың теше сызласа – анысы инде чынлап та зур бәла. Менә шундый кыен хәлләр тумасын өчен өлкәннәр сабый вакыттан ук сезнең тешләрегезне сакларга, аларны тәрбияләргә өйрәтә. Ә республика җитәкчелеге бу мәсьәләне зур игътибарга алды. "Балачакта тешләрне дәвалау – ул әле бурыч. Балалар курка, өлкәннәрнең, кагыйдә буларак, аларны кулларыннан тотып йөртергә вакыты юк. Һәм без Башкортстан мәктәпләрендә стоматология кабинетлары челтәре булдырырга карар кылдык,” – дип язды Республика Башлыгы Радий Хәбиров Телеграм-каналда үз битендә.
Мәктәпләребездә хәзер теш кабинетлары эшли, аларның саны арта килә.. Республика мәктәп стоматологиясе хезмәте кертелгән төбәкләр арасында алдынгы.
“Бу эшне безнең иң яхшы практикаларыбызның берсе дип саныйм. Без укучыларга балачактан ук тешләрен сакларга булышабыз, табиблардан курыкмаска өйрәтәбез һәм балаларны уңайлы шартларда дәвалыйбыз,” – диде Радий Хәбиров.
Үсеп килүче буынның сәламәтлеге –һәрвакыт өстенлекле. Шуңа күрә мәктәп медицинасы планлы рәвештә үстерелә, стоматология кабинетлары ачыла алар заманча таләпләргә җавап бирә. Республика мәктәпләрендә барлыгы 584 лицензияле медицина пункты, 233 табиб-педиатр һәм 570 урта медицина белеме булган хезмәткәр эшли. Һәм, әлбәттә, даими тикшерүләр уздырылып тора. 2025 елның 9 аенда гына да 430 363 укучының тешләре сәламәтлеге тикшерелгән.
Стоматология – иң мөһим юнәлеш. Соңгы биш елда “Взлетай!” белем бирү проектының "Сәламәт елмаю" модуле кысаларында заманча җиһазландырылган 110 яңа мәктәп стоматология кабинеты ачылды. Алар өр-яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән һәм бердәм дизайнер стилендә бизәлгән.
Моннан тыш, ике ел эчендә 24 кабинет яңартылды. Республикада барлыгы 255 мәктәп теш дәвалау кабинеты эшли, анда педагоглар да тешләрен дәвалый ала. “Сәламәт елмаю” проекты кысаларында 2024 елда республика бюджеты хисабына 16 стоматология кабинеты ремонтланган һәм яңадан җиһазландырылган. Быел 1 сентябрьдә тагын 8 яңартылган мәктәп стоматология кабинеты эшли башлады.
2025-2026 уку елы башына стоматология кабинетлары булган мәктәпләрдә 275 меңнән артык бала белем ала, бу укучыларның гомуми санының 53% тан артыгын тәшкил итә. 2025 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр 27 109 баланың тешләре сәламәтлеге тикшерелгән. Саннар даими рәвештә үзгәрә, яңартылган теш кабинетлары лицензияләр ала. Балаларның тешләренең, авыз куышлыгының сәламәт булуын тәэмин итү бик мөһим эш. Республикада аңа зур игьтибар бирелүе сөенечле. Бала чактан тешләрен саклаган кеше калган гомерендә катлаулы проблемалардан курчаланган була. Балалар, тешләрегезне саклагыз.
Фәридә Акатова, Уфа шәһәренең 3 нче балалар стоматология поликлиникасы теш табибы.
"Мин күп еллар элек мәктәп кабинетында эшләргә карар кабул итүемә бик шат. Монда бик кызыклы. Миңа балаларның ничек үсүен, акыллы булуларын, аларның авыз куышлыгы гигиенасына мөнәсәбәте ничек үзгәрүен күзәтү ошый. Мин дә алар белән бергә. Балалар белән “бер дулкында" булу һәм аларны авыз куышлыгын тәрбияләү кебек сәламәт гадәтләргә этәрү мавыктыргыч эш. Укучылар моны аңлап кабу
Фото: mk.ru