Сәламәтлек
10 Ноября 2025, 07:36

Шикәр чирен булдырмыйк!

14 ноябрь – шикәр диабетына каршы көрәш көне.

Шикәр чирен булдырмыйк!Шикәр чирен булдырмыйк!
Шикәр чирен булдырмыйк!

Шикәр диабеты (СД) – организмда шикәр яки глюкоза үзләштерелми башлау сәбәпле барлыкка килә торган хроник авыру, шуның аркасында аның кандагы концентрациясе күп тапкырлар арта.

   Бу – кешеләрнең тормыш сыйфатын нык киметә торган, шулай ук башка авырулар үсеше куркынычын да арттыра торган җитди авыру.

- Кандагы глюкоза дәрәҗәсен дөрес контрольдә тотмау бөерләрнең, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системаларының функцияләре бозылу белән яный,- дип кисәтә безне Уфаның 5нче балалар поликлиникасы эндокринологы Березко Ангелина Сергеевна.  - Кандагы глюкозаны контрольдә тоту бик тә мөһим.  Препаратларны кабул итү яисә аларның комбинациясе һәм шулай ук сәламәт яшәү рәвешен җайга салу да авыруның агышын җиңеләйтә.

   Эндокринолог Алия Данис кызы Насыртдинова да кандагы шикәр күләмен даими тикшереп тору, туклану культурасын формалаштыру һәм медицина оешмаларында профилактик тикшерүләрне үтеп тору зарурлыгы хакында искә төшерә.

Фото: phlebolog.org

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас