Сәламәтлек
8 Ноября 2025, 18:16

Кипкән җиләк-җимешне чамасыз ашарга ярамый

Сәламәтлегеңә зыян китермәс өчен көненә 20 граммнан артык коры җиләк-җимеш ашарга ярамый, дип кисәтә диетолог Татьяна Селезнева.

Кипкән җиләк-җимешне чамасыз ашарга ярамыйКипкән җиләк-җимешне чамасыз ашарга ярамый
Кипкән җиләк-җимешне чамасыз ашарга ярамый

Кипкән җиләк-җимешләр файдалы татлы ризык булып санала. Аларга йөзем, күрәгә, кара җимеш, инжир һәм хөрмә керә. 

«20 граммнан артык киптерелгән җиләк-җимеш кирәкми. Шикәр нормасын күзәтү мөһим, чөнки шикәр җиләк-җимеш һәм кипкән җиләк-җимешләрдә генә түгел, ә башка продуктларда, хәтта яшелчәләрдә дә бар. Мәсәлән, помидор, болгар борычы, кишер һәм чөгендердә», — дип аңлатты белгеч.

Шулай да, кипкән җиләк-җимешне  сәламәтлек өчен файдалы. Аларда A, B1, B2, B3, B5, B6 витаминнары һәм тимер, кальций, магний, фосфор, калий, натрий минераль элементлары бар. Моннан тыш, составына кергән клетчатка ашкайнатуны яхшырта.

Фото: «АИФ» сайты.

Кипкән җиләк-җимешне чамасыз ашарга ярамый
Кипкән җиләк-җимешне чамасыз ашарга ярамый
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас