Сәламәтлек
7 Ноября 2025, 15:03

Үпкә яман шеше турында ниләр беләбез?

3-9 ноябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы "Үпкә яман шешен профилактикалау атналыгы" уздыруны игълан итте.
Үпкә яман шеше үсешенең куркыныч факторларын ике категориягә бүлеп була: эчке һәм тышкы.
Беренчеләренә нәселдәнлек анамнезы керә: әгәр кан кардәшләренең берсе үпкә рагы белән авырган булса, яки аннан үлсә, бу кешенең әлеге авыру үсеше куркынычы арта.
Шулай ук эчке куркыныч факторларына хроник үпкә авыруларын кертергә кирәк, алар, шулай ук, автомат рәвештә кешене хәвеф төркеменә кертә.
Калган барлык факторлар – тышкы. Бу – зарарлы химик, дизель, асбест, мышьяк һәм башкалар белән бәйле эш. Тузанлы, радонлы биналарда эшләү.
Тәмәке тарту төрле локализациядәге яман шешләрнең 22дән артыграк үсешенә сәбәпче булып тора һәм үпкә рагы үсеше куркынычын 15 тапкырдан артыкка арттыра.
Хирургик дәвалану узган пациентларга һәм онкология патологиясе белән бер тапкыр да очрашмаган пациентларга үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, динамик күзәтү буенча табиб киңәшләрен үтәргә (әгәр кеше патологиягә юлыккан булса), ягъни елга бер тапкыр күкрәк читлеге органнарының рентгенографиясен ике проекциядә башкарырга, шулай ук еллык проекцияне игътибарсыз калдырмаска киңәш ителә.Бу атнаның максаты – пациентларның һәм аларның гаилә әгъзаларының яшәү рәвеше факторларының беренчел онкологик авырулар һәм аларның рецидивлары килеп чыгу куркынычына йогынтысы турында мәгълүматлылыгын арттыру.


Үпкә яман шешенең төп хәвефле факторлары турында Республика клиник онкология диспансеры табиб-онкологы Замир Абдуллин сөйләде.
Хәвеф төркемендә кемнәр бар?
– Барыннан да бигрәк, 10 елдан артык тәмәке тарту стажы булган 40 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге гражданнар, көн саен 10нан артык тәмәке тартучылар, шулай ук бу зарарлы гадәттән 10 ел элек кенә баш тартучылар. Тәмәке тарту төрле локализациядәге егерме икедән артыграк төр яман шешләрнең үсешенә сәбәп булып тора һәм үпкә яман шеше үсеше хәвефен 15 тапкырга арттыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өстәмә факторлар бар. Хәвеф зонасында – мышьяк, алюминий, асбест тузаны, хром, никель белән озак вакыт эшләүче кешеләр. Үпкә яман шеше үсешенең кешегә бәйле булмаган сәбәпләренә генетик омтылышны кертергә мөмкин. Мәсәлән, беренче дәрәҗәдәге туганының яшь барган саен үпкә яман шеше үсеше хәвефе гаилә тарихы булмаган тәмәке тартучыларга караганда зуррак булган.
Хәвефләрне киметү өчен нинди чаралар күрергә мөмкин?
– Беренчедән, бу, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, шул исәптән тәмәке тартудан баш тартуны да, симерүгә каршы көрәш. Икенчедән – яхшы сыйфатлы шешләрне, үпкә һәм бронхларның хроник авыруларын вакытында һәм дөрес дәвалау. Зарарлы җитештерү өлкәләрендә эшләүче һәркем битлек, респиратор рәвешендә шәхси саклану ысулларын кулланырга тиеш.
Үпкә яман шеше диагнозын нинди ысуллар ярдәмендә куярга мөмкин?
– Төп һәм беренчел ысул, әлбәттә, табиблар каравы. Аннан соң канга гомуми клиник һәм биохимик анализлар, үпкә зарарлану күләмен өйрәнергә һәм шеш күзәнәкләрен ачыклау өчен биопсия үткәрергә мөмкинлек бирә торган бронхоскопия үткәрелә. Шулай ук авыруны диагностикалау өчен рентгенологик тикшерү, компьютер, магнит-резонанс томографияләре, позитрон-эмиссион томографияләр хезмәт итә. Алар тәннең төрле өлешләрендә шеш учаклары булуын ачыкларга мөмкинлек бирә, алар табибка тышкы тикшерү вакытында күренми. Нурланыш диагностикасы ысулларын үпкә шешләренең стадиясен билгеләү өчен кулланалар.
- Хирургик дәвалану үткән һәм онкологик патологиягә дучар булмаган пациентларга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Сәламәтлегеңә игътибарлы булырга, диспансеризацияне игътибарсыз калдырмаска киңәш итәм. Авыру белән очрашканнарга динамик күзәтү буенча табиб киңәшләрен үтәргә киңәш итәм, ягъни елга бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә күкрәк читлеге органнарының компьютер томографиясен ясатырга. Сәламәт булыгыз!

Читайте нас