Шул уңайдан 27 октябрь – 2 ноябрь көннәрендә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы “Инсультка каршы көрәш атналыгы” игълан итте.
Инсульт билгеләре турында күп языла һәм сөйләнә, ләкин адәм баласы үзе сәламәт чагында моңа артык игътибар да биреп тормый. Ә инде куркыныч сәгать сукканда, соң булуы мөмкин...
Шуңа да, әйдәгез, бу билгеләрне тагын да бер тапкыр искә төшереп үтик әле, дуслар. Сагайтырга тиешле билгеләр: баш әйләнү, тигезлекне һәм хәрәкәт координациясен югалту, сөйләм белән проблемалар, гәүдәнең бер ягының хәлсезлеге яки параличы, күз алды караңгылану, предметларның икеләнүе яки аларның югалуы һәм кинәт көчле баш авыртуы.
Стәрлетамак шәһәренең Төбәк кан тамырлары үзәге хезмәткәре, эксперт Валерий Николаевич Мурыжников белдерүенчә, инсультка китерүче төп хәвефле сәбәпләргә түбәндәгеләрне кертергә була:
* Өлкән яшьтә булу (бигрәк тә 65 яшьтән соң);
* Шулай ук югары кан басымы. Чөнки бу ишемик инсульт куркынычын ике тапкырга арттыра;
* Канда
холестерин дәрәҗәсе югары булу;
* Атеросклероз
;
* Тәмәке тарту
;
* Шикәр
диабеты;
* Симерү
;
* Йөрәк авырулары, бигрәк тә “җемелдәп торучы – мерцательная” аритмия, миокард инфаркты чире булу.
- Бары тик табиб тарафыннан дөрес сайланган терапия һәм табиб киңәшләрен үтәү генә инсульт белән бәйле булган хәвефләрне,- ди Валерий Николаевич. - Әзер ризыкка, шул исәптән җәмәгать туклануы оешмаларындагы ризыкларга тагын да тоз өстәүдән баш тарту, шулай ук тозлы ризыкларны куллануны чикләү дә сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итәчәк.
Ил медицинасының бүгенге зур максаты: гражданнарда сәламәт туклану культурасын формалаштыру, тоз куллануны контрольдә тотуны, шулай ук даими рәвештә кан басымын үлчәү һәм контрольдә тоту гадәтләрен кулланышка кертү.
Фото: Центр общественного здоровья г. Уфа.